Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
9 нчы сыйныф укучылары өчен уку елы яңа тәмамланды 29.06.2023

Мәктәптә соңгы кыңгырау яңгыраганга бер айдан артык вакыт үтсә дә, 9 нчы сыйныф укучылары өчен уку елы яңа тәмамланды. Бүген алар кулларына төп белем алу турында аттестат алдылар. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, шулай ук әти-әниләр! Сезне шул уңайдан ихлас күңелдән котлыйбыз!
Кадерле укучылар!
Балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә. Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!
-
Чыгарылыш 2023 24.06.2023

Мәктәпләрдә 11 нче сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде: укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тәмамлап, кулларына өлгергәнлек аттестатларын алдылар. Укучылар кулындагы аттестат – укучы һәм укытучыларның бердәм эшчәнлек күрсәткече. Безнең мәктәпне быелгы уку елында 1 генә укучы тәмамлады. Мәктәп директоры Кавиева Р.Р. чыгарылыш укучысына тантаналы шартларда өлгергәнлек аттестаты тапшырды, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлавы һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруы белән котлады, киләчәктә зур уңышлар теләп, истәлекле бүләк тапшырды. Илсафның әти-әнисенә администрация тарафыннан Рәхмәт хаты бирелде. Шулай ук сыйныф җитәкчесе, фән укытучылары Илсафка матур теләкләрен җиткерделәр. Укучы, үз чиратында, яраткан остазларына биргән белемнәре өчен рәхмәт белдерде. Илсафка киләчәк көннәрендә зур уңышлар телибез, тиздән укуын үзе теләгән уку йортында дәвам итәр дип ышанып калабыз.
-
Хәтер һәм кайгы көне 21.06.2023

22 нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне.
Әлеге дата уеңаннан лагерьда "Беркем дә, берни дә онытылмый" темасына сугыш башлану тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр куелды. "Хәтер шәме" акциясендә катнаштык. -
Сюрпризлар көне 21.06.2023

Бүген лагерьның 21 нче көне. Көн кояшлы, матур. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Көнебез сюрпризларга бай булды. Бүген балалар өчен Сабантуй уздырылды. Балалар милли бәйрәмебез булган Сабантуй уеннарында бик теләп катнаштылар, бер генә бала да бүләксез калмады. Мәдәният хезмәткәрләре дә сюрприз оештырды. Алар балаларны татлы күчтәнәч белән сыйлады. Бүгенге көнебез дә файдалы һәм кызыклы үтте. Лагерь Россия һәм Татарстан флагларын төшерү белән төгәлләнде.
-
«Гөлләр көне» 20.06.2023

Буген лагерьның 20 нче көне. Бүгенге көн - «Гөлләр көне». Иртәнге линейка һәм аштан соң без гөлләр һәм чәчәкләрнең төрләре белән таныштык. Гөлләр һәм чәчәкләр турында шигырьләр укыдык, җырлар җырладык, табышмакларга җавап таптык. “Гөлләр” темасына рәсем конкурсы оештырдык. Конкурста укучылар барысы да актив катнаштылар. Иң оста укучыларга истәлекле бүләкләр бирелде.
Көннең икенче яртысында "Яман гадәтләргә тап булма", "Наркомания - гасыр чире" темалары буенча тәрбия сәгате, рәсем конкурсы уздырылды.Көнебез файдалы һәм күңелле үтте. -
Туган ягым – Татарстан! 19.06.2023

Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, походлар,җыр – биюләр,спорт ярышлары, төрле бәйгеләр белән лагерның унтугызынчы көне узып китте.
Бүген көн Туган якның үткәне һәм бүгенгесе белән танышудан башланды. Балалар мәктәптә оештырылган музей почмагына күзәтү ясадылар ,аның төрле бүлекләре , экспонатлар белән таныштылар. “ Туган ягым – Татарстан” дигән темада викторина уздырылды.
Көннең икенче яртысында спорт мәйданчыгында “Көчлеләр,кыюлар,җитезләр” күңелле стартлар уены үткәрелде.
-
Су көне. 18.06.2023

Бүген лагерьда “ Нептун бәйрәме” уздырылды. Балалар төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәмнән соң “ Су - безнең байлыгыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде, рәсемнәр ясадылар. Төшке аштан соң “ Әфлисун дискәтүге” тематик дискотека уздырылды . Дискотекадан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар.
-
Җир көне 17.06.2023

Бүген лагерьда Җир көне булып узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “ Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрдек, кроссвордлар чиштек. Төшке аштан соң “Җәйнең матур чәчәкләре” темасына асфальтта рәсем бәйгесе уздырдык . Дару үләннәре җыйдык.
-
Уен көне 16.06.2023

Бүген лагерьда Уен көне уздырылды. Иртәнге аштан соң "Мультвикторина" интеллектуаль уены үткәрелде. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар Шашка, шахмат ярышы үткәрдек. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Музыкаль тәнәфестә "Саумы, кояш!" җырын кабатладык. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
“Сәламәтлек – зур байлык” 15.06.2023

Бүген лагерьда Сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң
“ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Табигатьнең иң матур урыны каенлыкта эстафета ярышлары оештырылды. Төшке аштан соң туган көннәрен билгеләп үтүче балаларны котладылар,”Ак калач” җырлы- биюле уены һәм спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. “ Юк дип әйтергә өйрән!” дигән темада рәсем конкурсы уздырылды. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.













