Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Всероссийская контрольная работа по информационной безопасности 28.11.2018

Сегодня учащиеся 10 класса нашей школы выполнили всероссийскую контрольную работу по информационной безопасности на портале Единого урока для детей.
-
«Әдәплелек баскычлары” 28.11.2018

Бүген башлангыч класслар укытучысы Ибраһимова Л.Ф. 1 нче класста “Әдәплелек баскычлары” темасына ачык класстан тыш эшчәнлек күрсәтте. Укучылар “тылсымлы сүзләр”нең әһәмияте, әдәпле укучы кагыйдәләре белән танышуны дәвам иттеләр. Нәтиҗә ясап, “Әдәплелек баскычы” төзеделәр.
-
Әниләр өчен ачык дәрес 27.11.2018

27 нче ноябрь көнне башлангыч класслар укытучысы Хәбибуллина Р.Р. 4 класста математикадан “Литр.Ничә литр?” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрескә әниләр, филиал мәктәпләр укытучылары да чакырылды. Дәрес барышында укучылар телдән исәпләү, язмача исәпләү, мәсьәлә чишү буенча белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан әниләрне бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, кулдан ясаган бүләкләр тапшырылды.
-
1нче класста туган телдән “[д] авазы, Д,д хәрефләре” темасына әниләргә һәм укытучыларга ачык дәрес 27.11.2018

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Ибраһимова Л.Ф. 1нче класста туган телдән “[д] авазы, Д,д хәрефләре” темасына әниләргә һәм укытучыларга ачык дәрес күрсәтте. Дәрес кызыклы, мавыктыргыч, ФГОС таләпләренә туры китереп үткәрелде. Универсаль уку гамәлләре бик уңышлы кулланылды. Укучылар әниләрне бәйрәм белән котлап җыр башкардылар, үз куллары белән ясалган бүләк тапшырдылар.
-
“Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” 26.11.2018

26 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы башланып китте. Бүген шушы атналык кысаларында башлангыч класслар укытучысы Хәбибуллина Р.Р. “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”дигән темага ачык дәрестән тыш эшчәнлек күрсәтте. Укучыларда яхшы һәм начар сыйфатлар турында күзаллау булдырылды, начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәнделәр. Уңай эмоциональ халәт булдырылды, яхшы сыйфатлар башкару теләге уятылды.
-
“Куркынычсыз Интернет” темасы астында дәрес 26.11.2018

Бүген мәктәбебез укучылары өчен информатика укытучысы С.Р.Шәйхетдинов “Куркынычсыз Интернет” темасы астында дәрес үткәрде. Укучылар интернетны ничек дөрес файдалану турында мәгълүмат алдылар, мошенниклар ятьмәсенә эләкмәү ысулларын өйрәнделәр, интернет челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында видео карап үттеләр.
-
Бүген Апаз урта гомуми белем мәктәбендә профсоюз членнары арасында бадминтон һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары булып узды. Бу чарада безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты. Бадминтон буенча 3 нче урыннарга лаек булган Н.Ф.Сабирҗановны һәм С.Д.Фатихованы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. 23.11.2018

-
“Минем сөекле әнием!” балалар рәсем конкурсында 1 нче класс укучылары да актив катнашты. 1 нче этаптан узган рәсемнәр 2 нче этапка Яңа Кенәр балалар иҗат йортына җибәрелә. 21.11.2018

-
20 ноября ежегодно проводится Всероссийская акция — Всероссийский День правовой помощи детям. В этот день в 1959г. ООН приняла Декларацию прав ребенка, а в 1989г. была принята Конвенция о правах ребенка. 20.11.2018

-
19 нчы ноябрь көнне "Дус сыйныф серләре" республикакүләм бәйгесенең зона этабы булды. Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Р.Р.Рахматуллина) һәм әти-әниләре бик матур , эчтәлекле чыгыш ясап, 1 нче урынны яулады.Чын куңелдән җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. 19.11.2018














