Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Акчишмә башлангыч мәктәбендә көзге уңыш җыеп алынды. Быел чөгендер, кишер, кәбестә мул уңыш бирде. Уңыш җыюда мәктәп коллективы да, укучылар да тырышып эшләделәр. 30.09.2018

-
Профсоюз дәресләре 27.09.2018

27 нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Г.В.Шәйхетдинова “Профсоюз дәресләре атналыгы” кысаларында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен “Нәрсә ул профсоюз?” исеме астында класс сәгате үткәрде. Ул укучыларга профсоюз оешмасының нәрсәгә кирәклеген аңлатты, профсоюз ярдәмендә эшчеләрнең хокукларын яклап булуы (хезмәт шартлары, хезмәткә түләү, чираттагы ял, торак, материаль ярдәм, юллама, хезмәт тәртибе һәм дисциплинаны тәртипкә салу һ.б. ), кирәк вакытта юридик ярдәм һәм консультация алырга мөмкинлек турында сөйләде.
-
Һәрберебез көн саен юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Шуңа күрә , юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту максатыннан, башлангыч класслар арасында уен-ярыш үткәрелде.Аны профилактика отряды оештырды. 27.09.2018

-
Беренче класс укучылары белән "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды, искә төшерелде. Өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә куркынычсыз юл планы билгеләнде. һәр укучыга да светоотражающий элемент бүләк ителде. 25.09.2018

-
Мәдәни көндәлек тапшыру. 24.09.2018

24 сентябрь көнне башлангыч класс укучылары “Дуслык”дәресенә җыйналдылар. Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеге аңлатылды. Китапханәче Сабитова Т.Ә. көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәге турында сөйләде.
-
"Иминлек атналыгы" 24.09.2018

Балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан чыгып, 24-28 сентябрь көннәрендә республика буенча "Иминлек атналыгы" игълан ителде. Әлеге атналык кысаларында 24 сентябрь көнне участок инспекторы Рахимҗанов Р.Г. катнашында ата-аналар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды. Ата-аналар белән әңгәмә барышында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, балаларның мәгълүматны кабул итүчәнлегенә дә басым ясалды. Педагоглар һәм ата-аналар комитеты балаларның яктылык кайтаргыч элементлар куллануын даими контрольдә тотуы ассызыкланды.
-
Көзге табигатькә сәяхәт 22.09.2018

22 нче сентябрь көнне 5-7 сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Бергәләп табигатьнең матурлыгына хозурландылар, күмәк уеннар уйнадылар, учакта пешкән тәмле аш белән сыйландылар.
-
Мәктәптә чираттагы өлкән сыйныф укучылар берлеге җыелышы булды. Тәртип,уку турында сөйләшенде. Киләчәккә планнар каралды. 21.09.2018

-
Экстремизмга юк! 12.09.2018

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, мәктәптә « Экстремизм һәм терроризм», « Нәрсә ул экстремизм?» дигән темаларда класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, куркыныч туганда үз үзенне тоту кагыйдәләрен белергә , һәрвакыт сак һәм уяу булырга кирәклеге әйтелде.
-
«Территория мира» 11.09.2018

11 сентября прошла Республиканская акция «Территория мира». В школе проводились беседы на тему пагубного влияния экстремизма и терроризма в современном мире. В конце беседы учащиеся написали несколько предложений на тему «Что для меня наш мир?», свои пожелания планете и закрепляли на плакате
«Территории мира», которое выполнено в виде Земного шара.













