Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
КВН – 2015 23.10.2015

23 нче октябрь көнне “КВН-2015” мәктәп лигасы үткәрелде. Биредә 8-11 нче класс укучыларыннан торган 4 команда ярышты.Командалар шаянлыкта , тапкырлыкта көч сынашты.Һәр команда үзенчәлекле, кабатланмас, тапкыр иде. Барлык сыйныфлар да тырышып әзерләнгәннәр һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Жюри аларның чыгышларын бәяләде. Ахырдан бүләкләүләр булды.Ә менә район лигасына барасы укучылар сезнең өчен әлегә сер булып калсын. Район лигасында очрашуга кадәр!
-
Единый урок культуры. 22.10.2015

21 октября в Акчишминской начальной школе был проведён единый урок культуры. На этом уроке участвовали все учащиеся 1-4 классов, учителя и сельский библиотекарь Мухаметдинова Халида. Была проведена беседа о культуре Республики Татарстан, дети познакомились с достопримечательностями республики Татарстан. В конце мероприятия было торжественное вручение дневника и все ученики были приглашены к участию в этом конкурсе.
-
Мөхәммәт Мәһдиев укулары 22.10.2015

22 нче октябрь көнне Г. Камал исемендәге Сикертән гомуми белем мәктәбендә районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. 2 нче турга узган укучылар бүген бирегә кабат көч сынашырга килделәр. 4 төрле секциядә эш кайнады. Фәнни-тикшеренү эшләре жюри тарафыннан бәяләнде. Мәктәбебездән Гатауллина Фаягөл 2 нче, Мөхәммәтдинова Чулпан 3 нче урынны яулады. Кызларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
РОДИТЕЛЯМ! 21.10.2015

Федеральная служба по надзору в сфере образования и науки (Рособрнадзор) 22 октября 2015 года проводит встречу с родителями по вопросам оценки качества школьного образования в режиме видеоконференцсвязи с участием руководителя Рособрнадзора С.С.Кравцова.
Онлайн-трансляция мероприятия будет осуществляться по ссылке: http://www.obrnadzor.gov.ru/ru/press_center/sic/
-
“Туган ягым –Татарстан” 21.10.2015

Бүген ,21 октябрьдә, башлангыч класс укучыларына Мәдәният дәресе үткәрелде.Мәктәптә балаларга “Туган ягым –Татарстан” дигән темага әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә уен формасында уздырылды,укучылар Казан шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр. Ахырдан укуыларга “ Укучыларның мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Конкурс шартлары,көндәлекне тутыру тәртибе аңлатылды.
-
Яшь карлыгачлар. 21.10.2015

“Кояшкай” исемендәге Карлыгач балалар оешмасында торучы укучыларыбызга яңадан 11 укучы өстәлде. 2 класс укучылары мәктәбебезнең яшь карлыгачлары булдылар. Алар “Карлыгачның туган як буйлап сәяхәте “ картасы белән таныштылар . Кемнәр алар карлыгачлар? дигән сорауга төрле иҗади биремнәр аша җавап эзләделәр һәм карлыгачларның кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр. Без укучыларның намуслы, тырыш, үз Ватанын сөюче гражданиннар булып үсүләрен телибез.
-
Орлыкчылык бүлегендә 20.10.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Мәктәбебездә орлык әзерләүгә зур игътибар бирелә. Без әзерләгән кишер, чөгендер орлыкларын авыл халкы бик теләп ала.
-
«Шигъри сабантуй - 2015» 19.10.2015

19 нчы октябрь көнне Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки” әдәби иҗат түгәрәге россиякүләм “Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрде. “Шигъри Сабантуй” ул- яшь талантлар бәйгесе. Мәктәбебездән Әхмәтгалиев Ленар һәм Хисамиев Булат әлеге бәйгедә катнашып, икенче турга уздылар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Фестиваль барышында "Шагыйрь-трибун" дип аталган конкурс оештырылды. Катнашучылар үзләре язган 1 шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйләп күрсәттеләр.Аларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм сәнгать эшлеклесе , Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, Татарстан Республикасы хөкүмәтенең Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү бүлекчәсе җитәкчесе , танылган шагыйрь, прозаик, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов, М.Җәлил лауреаты, “Идел” журналының бүлек мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин, яшь шагыйрь Булат Ибраһим укучылар иҗатына югары бәя бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән уздырылган остаханәләр балалар өчен бик файдалы булды.
-
Көз бәйрәменә әзерлек. 19.10.2015

Мәктәбебездә көз бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Һәр класс укучылары күргәзмә өчен яшелчәләрдән төрле композицияләр ясый башладылар. Бәйрәмгә яңа җырлар һәм биюләр өйрәнәләр.
-
Кул көрәше
17.10.2015
17 нче октябрь көнне 1998-2001 елгы укучылар Арча спорткомплексында кул көрәше буенча ярышта көч сынаштылар.Безнең мәктәп укучылары да актив катнашты:
Сафин Илгиз 9 кл-1 урын
Ибраһимов Илгиз 8 кл-1урын
Фәйзрахманова Рүзилә 7кл-1урын
Фәйзрахманова Айзилә 7кл-1урын
Фәйзрахманова Гөлзилә 11кл-2урын
Мөхәмәтҗанов Инсаф 11кл-3урынга лаек булдылар.Гомуми команда буенча 3 урын. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да сынатмасыннар.













