Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
"Гомер яхшы гамәлләр кылу өчен бирелгән" 08.09.2015

"Гомер яхшы гамәлләр кылу өчен бирелгән" темасы астында 8 сентябрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә шигырь конкурсы үткәрелде. Яхшылык, кешелеклелек, шәфкатьлелек темасына шигырьләр укылды, җырлар тыңланды. Укучылар бергәләп төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Ахырдан укучылар яхшылык темасына шигырьләр иҗат итеп карадылар.
-
8 сентября –День грамотности 08.09.2015

8 сентября –День грамотности, связи с тем среди учащихся был проведен конкурс чтецов. Учащиеся рассказывали отрывки из любимых рассказов, также стихи о любви, о матерях , о дружбе и о Родине.
-
“Җиңүнең 70 еллыгы исемендәге ял паркы”нда 08.09.2015

Мәктәбебезнең 7-8 нче класс укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә Арча шәһәрендә “Җиңүнең 70 еллыгы исемендәге ял паркы”нда булдылар. Анда урнаштырылган хәрби техникалар, сугышта һаләк булганнарга куелган обелиск белән таныштылар, беседкаларда утырып ял иттеләр. Үзләренә яңа дуслар таптылар, уеннар уйнадылар. Рәхәтләнеп ял итеп, уңай тәэсирләр белән өйләргә таралыштылар.
-
Бердәм экология дәресләре 07.09.2015

Саклагыз җир тереклеген,
Табигатьне саклагыз. ,
Җирдә яшисегез килсә,
Кануннарын ятлагыз!
Табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү – укучыларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Ә саклар өчен, аны иң элек бик яхшы өйрәнергә кирәк.7 нче сентябрьдән “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе старт алды.“ Бүген мәктәптәәлеге атналык кысаларында“ Саклап калыйк җирне мәңгегә” темасы астында бердәм экологик дәресләр узды.
-
Начинается добровольческая акция «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел» 05.09.2015

7 сентября
Время добрых дел
Информирование широкой общественности, добровольцев, учащихся об эстафете добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН
Сделаем вместе
Проведение в школе эколого-просветительской акции Всероссийский экологический урок «Сделаем вместе» с целью вовлечения подрастающего поколения в природоохранную деятельность
8 сентября
Доброе слово
Организация конкурса стихов «Жизнь дана на добрые дела» в рамках проведения Международного дня грамотности
9 сентября
Доброта для души
Организация благотворительных концертов, спектаклей
10 сентября
Спортивный Татарстан
Организация спортивных и физкультурно-оздоровительных мероприятий.
11 сентября
Визит доброты
Оказание социальной помощи и посильной поддержки ветеранам Великой Отечественной войны, труженикам тыла, инвалидам, одиноким престарелым гражданам (сбор осеннего урожая, работа в огороде). Посещение на дому детей с ограниченными возможностями.
12 сентября
Аллея добра
Мероприятия по благоустройству населенных пунктов, памятных мест, парков, скверов, посадка деревьев.
13 сентября
Горжусь республикой!
Проведение комплекса мероприятий по формированию патриотического сознания.
14 сентября
Наши добрые дела
Подведение итогов акции «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел».
-
Террорга каршы көрәш 03.09.2015

3 сентябрь террорга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан классларда төрле чаралар узды.Укучылар террорчылыкка каршы үз фикерләрен әйттеләр, дөнья халкына ул алып килгән афәтне, фаҗигане экраннар аша күрделәр, йөрәкләреннән кичерделәр. Беслан фаҗигасен 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Эвакуация 02.09.2015

2 нче сентябрьдә мәктәптә эвакуация уздырылды.Барлык укучылар да тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәделәр.Янгын вакытында,төрле гадәттән тыш вакытларда нәрсәләр эшләнергә тиешлеге кабат искә төшерелде.
-
1 сентябрь -Белем бәйрәме 02.09.2015

Бүген җиһанда 1 нче сентябрь -Белем бәйрәме. Көн дә бик матур, җылы.Кояш та елмаеп нурларын сибә.Җыр-моңга күмелгән, гаҗәеп гөлбакча эчендә утырган мәктәп ишекләре инде күптән ачык. Чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпкә ашыга. Балалар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә дулкынландыргыч көн шул бу.1 нче сыйныф укучылары бүген Белем иленә сәяхәтләрен башлыйлар. Быел Ашытбаш урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына 11 укучы керә.
Бәйрәм тантанасы ачык дип белдерелде.Укучыларны мәктәп директоры Р.Р.Кавиева, килгән кунаклар, ветеран укытучылар котладылар, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Мәктәптә матур традиция бар : мәктәпкә иң беренче килгән укучы, бер көн дә дәрес калдырмаган укучылар да бүләкләнә.
Узган уку елында аеруча зур уңышларга ирешкән укучылар һәм укытучыларны да бүләкләр көтә иде. Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде:
- Сәлимҗанова Гөлинә –республика олимпиадалары призеры ;
-Мөхәммәтдинова Чулпан – К.Насыйри премиясе лауреаты, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүче;
-Хисамиев Булат – республикакүләм бәйгеләрдә җиңүче;
-Гатауллина Фаягөл – “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче.
Спорт өлкәсендә актив, күп ярышларда җиңүче укучыларның да урыннары түрдән булды.Менә алар:
- Файзрахманов Райнур
- Шарипов Илфат
- Сафин Рәдис
- Сафин Илгиз
- Фәйзрахманова Гөлзилә
- Әхмәтгалиев Ленар.
Мәктәптә , узган уку елы нәтиҗәләре буенча, укытучылар арасында да җиңүчеләр сәхнә түренә чакырылды:
-Фәхретдинова З.С., Әүхадиева М.Р. – халыкара, республика фән олимпиадалары призерлары әзерләгән өчен;
-Әхмәтгалиева Ә.К., Ибатуллина Н.Г.- регионара, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;
-Хисамиева Р.Р. – республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;
-Рахматуллина Р.Р. – Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм бәйгесенең “Театр яктылыкка, нурга илтә!” номинациясендә җиңү яулаган өчен.
-
Белем көне белән котлыйбыз! 01.09.2015

Кадерле укытучылар ,укучылар һәм ата–аналар!
Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйбыз!
Бу бөтенләй үзенчәлекле бәйрәм, матур көз һәм яңа уку елы башлану чоры. Иртәдән мәктәп формасындагы һәм иксез–чиксез чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпләргә юнәлә, парталар артына утыра, укытучылар яңа дәресләргә әзерләнә. Шушы көннән белем дөньясына гаҗәеп юл башлана.
Мәктәптә укыган еллар, һичшиксез, гаять мавыктыргыч, бай эчтәлекле һәм кеше гомеренең онытылмаслык, әмма шул ук вакытта бик җаваплы да чоры. Белем уңышлы һөнәри эшчәнлек өчен иң мөһиме булып тора, ә мәктәп белем биреп кенә калмый, ул — беренче тормыш тәҗрибәсе дә, характерны формалаштыра һәм ныклы дуслык бүләк итә.
Әлеге матур бәйрәмдә барлык укучыларга, ата–аналарга, укытучыларга нык сәламәтлек, иминлек, укуда һәм яңа казанышларда уңышлар телибез. Сезнең кыюлыгыгыз һәм зирәклегегез, иҗади якын килү, яңа идеяләр тәкъдим итү сәләтегез һәркайсыгызга матур киләчәк тәэмин итсен! -
Акчишмә башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде 01.09.2015

Бүген Акчишмә башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Тантанада Акчишмә күмәк хуҗалыгы бухгалтерлары Гыйльметдинова Люция белән Хафизуллина Резеда, авылыбыз китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә апа, әти-әниләр, авыл халкы катнашты. Хафизуллина Резеда белән Мөхәммәтдинова Халидә балаларны бәйрәм белән котладылар, укучыларга матур теләкләрен җиткерделәр, Акчишмә күмәк хуҗалыгы исеменнән бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук китапханәчебез Халидә апа җәйге чорда актив китап укучыларны истәлекле бүләкләре белән куандырды. Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте.













