Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Дус сыйныф серләре 21.01.2023

21 нче январьда Кенәр зонасында ата-аналар һәм мәктәп белән берлектә оештырылган республикакүләм “Дус сыйныф серләре” конкурсының зона этабы булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары һәм әти- әниләре катнашты.
Бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру. Бәйге таләбе буенча, укучылар һәм әти-әниләр бергәләп аерым бер сыйныфның ничек дус яшәвен күрсәтергә, бергәләп оештырган чаралар турында сөйләргә тиеш . Жюри әгъзаларына “Дус сыйныф серләре” дигән күргәзмә, класс тормышына багышланган стенд, укучылар портфолиоларыннан күгәзмә, фоторәсемнәрдән альбом да тәкъдим ителде.
Визит карточкасында алар чын мәгънәсендә дус-тату булуларын күрсәттеләр. Укучылар гына түгел, әти-әниләр дә үзләренең актив икәнлекләрен дәлилләделәр.
-
“Табигать - уртак йортыбыз” 20.01.2023

Планетабыз бик зур һәм аның табигый байлыклары бетмәс-төкәнмәс, дип уйларга гадәтләнгән без. Ләкин, тикшеренүләр күрсәткәнчә, Җиребез бик зәгыйфь һәм кешеләрнең кайгыртуына, игътибарына мохтаҗ. Анда яшәүче кешеләрнең төп бурычы - тормыш иткәндә, аның җир асты байлыкларына, суына һәм һавасына зыян китермәү. Әлеге максатларны күздә тотып, 20 январьда, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә экологик чаралар үтте. Анда Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комититының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Р.З.Әхмәтҗанов, Г.И. Абдрахманова һәм Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгың Төньяк территориаль идарәсе белгече А.Р. Шаймуллина катнашты.
География укытучысы Г.Х.Гыйззәтуллина 8 класс укучылары белән берлектә, “Географик тышча – уртак йортыбыз” , ә биология укытучысы Н.Г.Ибатуллина 5 класс укучылары белән “Табигать хаталарны гафу итми” дигән темага ачык чаралар үткәрделәр. Дәресләр үсеп килүче буында экологик белемнәрне тирәнәйтү, табигатьнең бүгенге көндәге хәле, аңа кешенең тәэсире, табигатьне саклау чаралары, әйләнә-тирәне чистартуга үз өлешеңне кертүгә кагылышлы темаларны үз эченә алды.Чараларда күрсәтмә материаллар, “Үсеш ноктасы”кабинеты юнәлеше буенча кайткан җиһазлар, заманча технологияләр уңышлы кулланылды. Шулай ук экологлар белән аралашу, кызыклы сөйләшүләр балаларда җылы тәэсирләр калдырды. Ел дәвамында төрле экологик бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар һәм аларның җитәкчеләренә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Киләчәктә дә табигатьне яратырга, аңа зыян салмаска, законнарын төгәл үтәргә кирәклеге искәртелде. Алга таба да табигать белән бәйле чараларда актив катнашырга дигән максат куелды.
-
Котлыйбыз! 19.01.2023

Бүген район мәдәният йортында “Ватанны саклаучыларга багышлана” театр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Мәктәбебезнең “Яшь талантлар” театр коллективы 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.(Җитәкчесе Р.Р.Рахматуллина).Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез
-
Ярдәм янәшә. 18.01.2023

Мәктәбебездә мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм итү максатыннан “Ярдәм янәшә” акциясе үткәрелде. Укытучылар, укучылар, әти-әниләр мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаштылар. Акциядә катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез.
-
"Мин Арча баласы" 17.01.2023

17 нче январь көнне Арчаның мәдәният йортында "Мин Арча баласы" проектының 3 нче сезонын ябу тантанасы уздырылды.Әлеге тантанада безнең мәктәп укучылары да катнашты.
10 сыйныф укучылары Хабибуллина З. Акчишмә авылы тарихы, Хисамиева Л. Ашытбаш авылы тарихы буенча төшерелгән видеороликлар бәйгесе буенча 1 урынга лаек булдылар.
5 сыйныф укучысы Мардегаллямова А. проект кысаларында уздырылган "Мин бит Арча ягыннан" җыр бәйгесендә 2 урынга лаек булды. -
Консультация по подготовке к ОГЭ по математике. 16.01.2023

Математика- одна из самых сложных дисциплин, и вызывает трудности у многих учащихся. Сегодня прошла консультация по подготовке к ОГЭ по математике.
-
Наша школа заняла 3 место за лучшее новогоднее оформление территории в рамках районного конкурса «Новогодний серпантин». 14.01.2023

-
Уважаемые родители! Давайте обезопасим самое дорогое, что есть у нас в жизни – наше будущее, наших детей! 14.01.2023

Многие производители детской одежды заботятся не только о красоте и удобстве своей продукции, но и безопасности юного пешехода, используя светоотражающие элементы: рисунки на куртках, вставные полоски и т.д. При выборе отдавайте предпочтение именно таки моделям. При отсутствии специальной одежды необходимо приобрести другие формы светоотражающих элементов, которые могут быть размещены на сумках, куртке или других предметах. Такими же элементами безопасности следует оснастить санки, коляски, велосипеды. Формы светоотражательных элементов различны. Знаки и подвески удобны тем, что их легко переместить с одной одежды на другую. Самоклеющие наклейки могут быть использованы на любых поверхностях (искусственная кожа, металлические части велосипедов, колясок и т.д.), термоактивируемые наносятся на ткань с помощью утюга. Есть и специальные светоотражающие браслеты. Приучайте себя и своих детей пользоваться доступными средствами безопасности.
-
Патриотическая акция «Мы ждем вас дома!» 13.01.2023

В районе организована патриотическая акция «Мы ждем вас дома!», в ходе которой школьники нашей школы написали письма военнослужащим Российской Армии, принимающим участие в специальной военной операции на Украине. Тёплые, искренние, добрые слова поддержки отправились туда, где сейчас напряжённо, ответственно, опасно.
Районыбызда "Без сезне өйдә көтәбез!" патриотик акциясе уза. Акциягә мәктәбебез укучылары да кушылдылар. Алар Украинада махсус операцияләрдә катнашучы хәрбиләргә күңел күтәргеч һәм рухландыргыч хатлар яздылар. Хәрби кыр почтасының барлык юлламалары, һичшиксез, үз адресатларын табачак.
-
Ученики Кыснинской начальной школы заботятся о птицах. Пернатые- наши друзья, поэтому их нельзя бросать в беде. 12.01.2023














