Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Авыл хужалыгы академиясеннэн килгэн вэкиллэр белэн очрашу 01.12.2022

Буген 9-11 класс укучыларынын авыл хужалыгы академиясеннэн килгэн вэкиллэр белэн очрашуы булды. Укучыларны уку йортына кабул иту шартлары, уку йортындагы булеклэр, яналыклар белэн таныштырдылар.
-
Котлыйбыз! 30.11.2022

Арча районы Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара һәрчак җылы очрашуларга һәм күңелле мизгелләргә бай. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды.
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучы Сабитова быелгы премиянең проза номинаиясендә II дәрәҗә лауреат булды.Азалияне зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Солдатка хат 29.11.2022

Бүген мәктәбебез укучылары мобилизацияләнгән солдатларга матур теләкләр язылган хатлар әзерләде. Хатларда укучылар солдатларга саулык-сәламәтлек, тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр, якынлашып килүче яңа 2023 нче ел белән котладылар.
Сегодня учащиеся нашей школы подготовили письма с наилучшими пожеланиями мобилизованным солдатам. В письмах читатели пожелали солдатам здоровья, скорейшего возвращения домой, поздравили с наступающим Новым 2023 годом.
-
«Туган илебезне саклаучыларга багышлана…» 28.11.2022

28 нче ноябрь көнне мәктәбебез укучылары Ватан Геройлары көне уңаеннан “Туган илне саклаучыларга багышлана...” исеме астында узучы хәрби-патриотик спектакльләр конкурсының сайлап алу этабында катнаштылар.
-
“Татарча диктант “ акциясе 26.11.2022

«Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
Быел «Татарча диктант» 25, 26, 27 ноябрь көннәрендә узды.
Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары акциядә актив катнаштылар
-
Бәйрәм белән, әниләребез! 26.11.2022

Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
26 ноябрь көнне мәктәбебездә әниләр көненә багышланган ачык ишекләр көне булды. Әниләргә бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Укучылар әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Һәр укучы әниләрен котлап үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен бүләк итте.
-
" Казан арты" тарих- этнография музееннан килгэн вэкиллэр белэн очрашу 25.11.2022

Пушкин картасы кысаларында " Казан арты" тарих- этнография музееннан килгэн вэкиллэр белэн очрашу булды. Музей тарихы, андагы экспонатлар турында кызыклы, файдалы яналыклар белэн таныштык.
-
Әниләр көне 25.11.2022

Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары Әниләр көне уңаеннан кадерле әниләрен бәйрәм белән котладылар.
Ученики Акчишминской начальной школы поздравили своих любимых мам с праздником. -
"Салават күпере", "Ялкын", "Сабантуй" журналларына күзәтү 23.11.2022

Башлангыч класс укучылары белән балалар өчен чыгарыла торган "Салават күпере", "Ялкын", "Сабантуй" журналларына күзәтү ясадык. Укучылар төрле биремнәрне башкардылар, башваткычлар чиштеләр, кызыклы әкият, шигырьләр укыдылар.
-
"Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы" 21.11.2022

21 нче ноябрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы" уңаеннан тәрбия сәгате уздырылды.
21 ноября в Акчишминской начальной школе в честь года культурного наследия народов России
был проведён воспитательной час.













