Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Музейда 17.06.2022

Бүген лагерьда музейлар көне булды. Ташкичү аылында урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани музеена бардык. Музейда бөек шәхес турында күп мәгълүматлар белдек. Экскурсия балаларга бик ошады.
-
“Барлык һөнәрләр яхшы, барысы да кирәкле” 16.06.2022

Бүгенге көн балалар өчен бик күңелле үтте.Иртәнге зарядкадан соң “Барлык һөнәрләр яхшы, барысы да кирәкле” темасына түгәрәк өстәл оештырылды.Презентация буенча төрле һөнәр ияләре белән таныштылар.Балалар әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Аннан “Үскәч кем булырга телим” темасына рәсем конкурсы оештырылды, темага кагылышлы мультфильм күрсәтелде. Көннең икенче яртысында табигатькә экскурсиягә чыктылар, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Остаханәдә кунакта 15.06.2022

Бүген лагерьда иртәнге линейкадан соң зарядка ясадык. Иртәнге аштан соң волейбол ярышы үткәрдек, саф һавада спорт уеннары уйнадык. Остаханәдә кунакта үзебез җыйган табигый материаллардан поделкалар ясадык. Җүңүчеләргә бүләкләр тапшырылды
-
Әкияттә кунакта 14.06.2022

Бүген лагерьда иртәнге линейкадан соң зарядка ясадык. Иртәнге аштан соң “Күңелле стартлар” үткәрдек, саф һавада спорт уеннары уйнадык. “Әкияттә кунакта” дигән тема буенча асфальтта рәсем конкурсы булды. Җүңүчеләргә бүләкләр тапшырылды
-
“Туган як” көне 13.06.2022

13 июнь көнне лагерьда “Туган як” көне булды. Туган авылыбыз буйлап экскурсия үткәрдек. Авылыбыз тарихы, басулар, елга, атамаларның килеп чыгышы, һөнәрле кешеләре белән таныштык. Көннең икенче яртысында хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2022

Бүген лагерьда 12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан күп кенә чаралар уздырылды.Иртәбезне Россия гимны белән башлап җибәрдек. Әңгәмәләр уздырдык, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык, спорт мәйданчыгында флешмоб биедек . Төшке аштан соң туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык.
-
Экология көне 11.06.2022

Бүгенге көнебез тулысы белән экология көненә багышланды.Без барыбыз да җир дигән планетада яшибез.Җиребезнең язмышы безнең кулларда. Җир-ана тарафыннан яратылган иң бөек затлар – кешеләр – табигать балалары. Әгәр дә якын тиз арада табигатькә сакчыл караш буенча эш алып бармасак, кешелек дөньясы юкка чыгачак.Шуна курә дә бөтен җир шарына җиткерәсебез килә. Табигатьне саклагыз! Урманнарны , суларны пычратмагыз! Кошларны, җәнлекләрне үтермәгез! Әлеге темалар буенча сөйләшү үткәрелде, экологик билгеләр ясалды.
Көннең икенче яртысында “Наркомания- гасыр чире” темасы буенча тәрбия сәгате үткәрелде, аның зарары турында аңлатылды.
-
Дуслык көне. 10.06.2022

“Салават күпере” лагере көндәгечә балаларны кочак җәеп каршы алды. Вакытыбыз сизелми дә үтеп китте. Иртәнге линейкадан соң балалар зарядка ясадылар, уеннар уйнадылар . “Могҗизалы әкият иле”ндә сәяхәт итү балаларга аеруча ошады. Сәяхәт вакытында отрядлар үзләренә исемнәр сайладылар,әкиятләр буенча кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.Сәяхәтебез ахырында “ Кызыл калфак” һәм “Серле бияләй” командалары арасында дуслык җиңде.
Көннең икенче яртысында“Тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны” турында чаралар үтте.
-
Сәламәтлек көне 09.06.2022

Бүген лагерьда иртәнге линейкадан соң зарядка ясадык. Иртәнге аштан соң “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән темага әңгәмә үткәрдек, саф һавада спорт уеннары уйнадык. Төшке аштан соң Күңелле стартлар булды.
-
“ Табигать – тиңсез хәзинә “ 08.06.2022

Буген көн яңгырлы иде. Лагерь иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар спортзалда татар халкының җырлы – биюле уеннарын , өстәл уеннарын уйнадылар. “ Табигать – тиңсез хәзинә “дигән темада рәсемнәр ясадылар













