Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Ямьле җәй 07.06.2022

Бүген лагерьда иртәнге линейкадан соң зарядка ясадык. Иртәнге аштан соң “Юл билгеләрен беләсеңме?” дигән темага әңгәмә һәм викторина үткәрдек, саф һавада футбол, волейбол уйнадык. Төшке аштан соң музыкаль сәгать булды. “Ямьле җәй” җырын өйрәндек, биюләр биедек.
-
Отрядның туган көне! 06.06.2022

Бүген лагерьны ачу тантанасы булды һәм отрядларның туган көне уздырылды. Отряд почмакларын булдырдылар, отряд урыннарын ясадылар, отрядларда эш вазыйфаларын бүлделәр, җырларын , девизларын , речевкасын өйрәнделәр.
“Табигать - тиңсез хәзинә” дигән темада әңгәмә уздырылды. Көннең икенче яртысында балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн файдалы һәм кызыклы узды.
-
Бүген лагерьда китапханә көне үткәрелде. 05.06.2022

Бүген лагерьда китапханә көне үткәрелде. Балалар авыл һәм мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Алар китапханәдәге балалар өчен язылган китапларны укыдылар, балалар язучыларының биографияләре белән таныштылар. Г. Тукай әкиятләренә күзәтү ясадылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Исәнме , лагерь! 04.06.2022

Бүген, 4 нче июнь көнне, мәктәп яны сәламәтләндерү "Салават күпере" лагере эшли башлады. Лагерьда 35 бала ял итә. Лагерь эшчәнлеге “ Бәхетле балачак” программасына нигезләнеп алып барыла. Программаның төп юнәлешләре : физик – сәламәтләндерү, танып-белү, хезмәт, патриотик.
Бүген лагерьда балалар командаларга бүленделәр, һәр команда үзенә исем, девиз, җыр сайлады. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар .
-
1 июнь- балаларны яклау көне 01.06.2022

1 июнь- балаларны яклау көне.Бүген Арча шәһәрендә « Мин Арча баласы» дип исемләнгән бәйрәм программасы оештырылды.Бәйрәмдә 7 нче сыйныф укучылары да катнашты.Алар Казансу паркында ял иттеләр, уеннарда катнаштыл
-
Башлангыч класс укучылары табигать кочагына экскурсиягә чыктылар. 27.05.2022

Башлангыч класс укучылары табигать кочагына экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Вакытны күңелле һәм файдалы үткәрделәр.
-
Сегодня прошла учебная эвакуация. 26.05.2022

-
2, 4 нче класс укучылары "Календарь" темасына проект эше якладылар. Проект эше уңай бәяләнде 25.05.2022

-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2022

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш класс укучыларына алда торган имтиханнарда уңышлар телибез.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Бүген сезнең өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!
-
Проект яклау. 20.05.2022

Бүген мәктәбебездә проектлар яклау көне булды. Укучылар үзләре сайлаган темалар буенча проект эшләрен якладылар. Проект эшләре уңай бәяләнде.













