Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 178 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
03.06.2021

2020- 2021 нче уку елы безнең бакчабыз өчен шактый продуктив һәм нәтиҗәле ел булды. Ел дәвамында алдыбызга куйган бурыч- максатларга ирешеп эшли алдык. Район мәгариф идарәсе дә безнең эшчәнлегебезгә югары бәя бирде. Безнең хезмәтебезне күреп, зурлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Алга таба да бердәм,тату булып,яңа үрләр яулап эшләргә язсын!
-
01.06.2021

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге.
Балаларны яклау көне уңаеннан зурлар төркемнәре балалары белән "Тылсымлы балачак» дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәм программасы кунелле конкурслар, җәй турында шигырьләр, табышмаклар чишүдән торды, балалар туп белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар, асфальтта рэсемнәр ясадылар. Чара бик күңелле үтте.
Барлык сабыйларны бу якты бәйрәм белән котлап, исән-имин булуларын, әти-әниләрен тыңлап, тәртипле булуларын теләп калабыз! Илләр-көннәр тыныч булсын, баш өстендә аяз һава һәм кояшны кара болытлар капламасын иде! -
29.05.2021

Каждый год порою летней
Празднуем веселый день
В Татарстане это лучший праздник
Городов и деревень.
Шум , веселье над полями
Веселись народ, ликуй
Всем детсадом отмечаем
Славный праздник-
Сабантуй! -
28.05.2021

Сабантуй- балаларның иң көтеп алган,күңелле милли бәйрәме. Бакчабызда ул ел саен үткәрелә. Иртән милли киемдәге кызлар,малайлар, төркемнәргә кереп, балаларны бәйрәмгә чакырдылар. Бүләк җыеп, колгаларга сөлгеләр бәйләделәр. Ә аннары мәйданга җыелып,Сабантуй уеннары уйнадылар. Чүлмәк вату,капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, таяк тартышу- һәр уен балалар күңеленә хуш килде. Әнә шулай милли традицияләрне өйрәнү дәвам итә.
-
26.05.2021

Дорогие ребята, сегодня у вас выпускной в детском саду! Хочется пожелать вам только счастливого детства, море положительных эмоций, новых знакомств и всего самого доброго! Пусть в школе вам все удается, пусть все ваши мечты сбываются, а удача сопровождает вас всю жизнь! Счастливой вам дороги, любимые выпускники!
-
25.05.2021

Дорогие наши маленькие выпускники, наши послушные воспитанники и озорные ребята, поздравляем вас с этим замечательным днём! Сегодня вы скажете «до свидания» нашему саду и отправитесь навстречу новым приключениям, новым мечтам. Прежде всего, хотим пожелать вам ничего не бояться, оставаться такими же искренними, жизнерадостными, весёлыми, любознательными и дружными детками. Пусть вами легко преодолевается каждая ступенька по лестнице к большим успехам, пусть рядом всегда будет поддержка родителей, бабушек и дедушек, пусть каждый день будет наполнен вашими улыбками и счастливыми мгновениями. В добрый путь, дорогие)
-
24.05.2021

Май-тузганаклар ае. Бүген саф һавада тэрбияче Хисматуллина Л.Р. балаларга халыкта тузганакның ничек аталуы, шифалы үзлекләре турында сөйләде. Балалар чәчәкне кызыксынып карадылар,тузганак турында шигырьләр сөйләделәр һәм балалар бакчасы территориясендә үзләренең сары бүрекләрен ачып җибәргән чәчәкләрне тәрбияче белән бергәләп фотога төшерделәр.
-
22.05.2021

Кыршауга басабыз
Алга,артка сикерэбез
Туктыйбыз да кабатлыйбыз,
Курсэткэнчэ апабыз.
-
20.05.2021

Уен «Кайчан була? »
«Экологик сукмак» проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә «Бу кайчан була?» дигән уен уздырылды. Балаларның ел фасыллары, һәр айның характерлы билгеләре турында күзаллауларын ачыклау максаты белән үткәрелә.
-
19.05.2021

Бүген безнең бакчабыз зур кунаклар кабул итте. Бакча белән танышырга " Салават күпере" һәм " Сабантуй" журналы хезмәткәрләре- Мөхетдинова Руфия Рифкать кызы,Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы кайттылар. Очрашу Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе һәм Арча үзәк китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Балалар һәм тәрбиячеләр, кунакларны каршы алып,музеебыз эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кунакларга җырлап,биеп,шигырь сөйләп,үз чыгышларын күрсәттеләр. "Салават күпере" журналы балалар өчен кызыклы проектлар,бәйгеләр оештырып тора. Бу проектларны тәрбиячеләребез бик теләп эшләрендә кулланалар,балалар да кызыксынып,туган тел үзләштерәләр. Журнал хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре,кызыклы проектлар,яңа бәйгеләр турында сөйләделәр. Чыннан да бу журналлар һәр татар гаиләсендә булырга тиеш. Алар- балачак юлдашлары. Бүген бакчабыз һәм " Салават күпере"," Сабантуй" журналлары арасында салынган дуслык күпере киләчәктә тагы да ныгыр дип ышанабыз.







