Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 178 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
Мул уңышлы көз
Опубликовано: 17.10.2018Туган телебез- зур байлыгыбыз. Бала дөрес итеп сөйләшкәндә, сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып-белү эшчәнлеге үсә. Балаларны туган телгә өйрәткәндә сүзлек эше дә зур әһәмияткә ия, ә ул гомуми кулланылыштагы сүзләр ярдәмендә байый. Туган тел шөгыльләрендә без нәкъ менә шул юнәлешләрдә дә эш алып барабыз. Көз айлары дәвамында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар "Көзге эшләр", "Яшелчәләр" темаларын үзләштерделәр. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес атарга, аларны формасы, төсе буенча танып белергә өйрәнделәр, бу эштә табышмаклар һәм күрсәтмә әсбаплар дә ярдәм итте. Балаларга әзер табышмаклар гына биреп калмыйча, алар белән берлектә яңа табышмаклар уйлап табу, билгеле, уйлау сәләтен, сөйләмне үстерә.Ә шөгыльләрдә алган белемнәр төрле уеннар ярдәмендә ныгытыла.
К списку новостей







