• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Арский детский сад №10" Арского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 10 нчы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29
Телефон: +7(843)-663-20-12
E-Mail: ds10.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Гиззатуллина Фания Даниловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 178 детей
У нас учат: 18 педагогов

МБДОУ «Арский детский сад №10"

"Нәни Сөмбелә" бәйгесе

Опубликовано: 08.11.2018

Элек-электән халкыбыз көзен  Сөмбеләне бәйрәм иткән. Бу бәйрәмне төрле төсләргә бай булганы өчен генә түгел, ә муллык алып  килгәне өчен дә яратканнар. Сөмбеләне бәйрәм итү йоласы күренешләре безнең көннәргә дә килеп җиткән. 8 ноябрь көнне бакчабызда "Нәни Сөмбелә" бәйгесе үтү дә шуның ачык мисалы. Бу көнне һәр нәрсәдә көз чагылыш тапты. Костюмнар, чыгышлар, бию, җырлар шушы ел фасылына багышланды. " Нәни Сөмбелә" исемен яулау өчен №1 уртанчылар төркеменнән Хәбибуллина София, №2 уртанчылар төркеменнән Ганиева Иллария, №1 зурлар төркеменнән Закирова Айсылу, №2 зурлар төркеменнән Сәләхиева Динә, №1 мәктәпкә әзерлек төркеменнән Ләйсән Фатыйхова, №2 мәктәпкә әзерлек төркеменнән Әхмәтова Зөһрә көч сынаштылар. Кызларның һәммәсе зур әзерлек белән килгән иде, махсус костюмнар бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Кызлар дефиле-визитка өлешендә үзләре белән таныштырып, күлмәкләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Ә менә икенче бәйгедә җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Кызларыбыз өздереп җырлый, бии беләләр, акробатик номерларга да оста икәннәр. Чара сонында жюри чыгышларга бәя бирде. Ә район күләмендә бакча данын 1 урынга лаек булган Ләйсән Фатыйхова яклаячак. Аңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез.



К списку новостей