Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 178 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
2019 ел - Татарстанда эшче һөнәрләр елы / Год рабочих профессий в Татарстане
Опубликовано: 06.02.20192019 ел - Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Бакчабызда балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар хезмәтенә кызыксыну уяту юнәлешендә төрле эш алымнары кулланыла. Нинди генә хезмәтне башкару өчен сәламәт булу кирәк икәнлеген дә онытмыйбыз. Боларның барысын да истә тотып, бакчабызда 2 нче номерлы зурлар төркемендә әти-әниләр өчен " Спортта да, хезмәттә дә сынатмыйбыз!" исемле ачык чара үткәрелде. Балалар бу көнне төрле һөнәр ияләре булып карадылар: табиб, укытучы, төзүче, тегүче ,агроном һ.б. Нәкъ табиб, тәрбияче, кибетче булып киенделәр, шигырьләр сөйләделәр,уеннар уйнадылар. Төзүче булу өчен бик төгәл, пешекче булу өчен җитез булырга кирәклеген аңладылар. Бәйрәмдә төрле һөнәрләрне башкарган әниләр дә чыгыш ясады, үз профессияләренең катлаулы, кызыклы яклары турында сөйләделәр. Малайлар башкаруында " Моряклар" биюе бәйрәмгә ямь өстәде һәм хәрби һөнәрләргә кызыксыну уятты. Чарада игенче һөнәренә дә аерым урын бирелде, балалар аның авыр, шулай да мактаулы хезмәт икәнлегенә төшенделәр, икмәккә багышлап шигырьләр сөйләделәр. " Эш эшләгәч тәмле була, аш та, чәй дә табында"- нәкъ менә шушы җыр белән тәмамланган бәйрәм һәр кешене хезмәт сөяргә өндәде.
К списку новостей







