Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 178 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
«Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны» Г.Тукай
Опубликовано: 22.04.2019Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә.
«Матур әдәбият әсәрләре уку» балалар бакчасында белем бирү өлкәсе һәм ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.
Бүген икенче зурлар төркеме тәрбиячесе Хисмәтуллина Л.Р. «Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны» дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең төп максаты: балаларда китапка кызыксыну уяту; аларны тылсымлы китап дөньясына җәлеп итү, китап белән арлашырга өйрәтү; матур әдәбият әсәрләре аша балаларны туган телендә, рус телендә аралашырга, үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белергә өйрәтү.
К списку новостей







