Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 178 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
“Челтер-челтер чишмә ага” экологик чара
Опубликовано: 01.11.2013Экология проблемасы бөтен дөнья өчен гаять зур әһәмияткә ия. Балаларда кече яшьтән үк экологик культура тәрбияләми торып, киләчәктә бу мәсъәләнең уңай хәл ителүенә исәп тотып булмый. Экологик культура тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Балаларда табигатьне саклауга җаваплы караш формалаштыруга, аларны киләчәктә, кайда гына эшләсә дә, экология мәсъәләсендә битараф булмаган кешеләр итеп тәрбияләргә кирәк.
Безнең балалар бакчасында экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә.
Бу юнәлештә төрле эш төрләре кулланыла: әңгәмәләр, күзәтүләр, тәҗрибәләр, экскурсияләр, педагогик эшчәнлек, кичәләр. Шундыйларның берсе- зурлар төркеме балалары катнашында үткәрелде. “Челтер-челтер чишмә ага” дип аталган экологик чараны татар теле тәрбиячесе Шәвәлиева Гөлнара Мөбәрәкҗан кызы, тәрбиячеләр Искәндәрова Венера Вәгыйз кызы, Хәсәнова Алия Дамир кызы һәм музыка җитәкчесе Харитонова Лилия Солтан кызы әзерләделәр. Кичәгә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәвес Латыш та чакырылган иде. Балалар чишмәләрнең табигый байлык икәнлегенә төшенделәр, дөньяга карашларын киңәйттеләр, туган төбәгебезне яратып, аның матурлыгын күрә, аңлый, саклый белергә өйрәнделәр, матур шигырләр, дәртле биюләр башкардылар. Бәйрәм ахырында экология белгече тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә ия булдылар, күтәренке кәефтә, шат авазлар яңгырына күмделәр.
К списку новостей







