Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 178 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
Статья в газете "Арча хәбәрләре"
Опубликовано: 29.11.2013Чишмәдә кунакта.
Экология проблемасы бөтен дөнья өчен гаять зур әһәмияткә ия. Балаларда кече яшьтән үк экологик культура тәрбияләми торып, киләчәктә бу мәсъәләнең уңай хәл ителүенә исәп тотып булмый. Экологик культура тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе.
2013 нче ел – экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы. Табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү кечкенәдән үк башлана.Безнең 10 нчы “Чишмәкәй” балалар бакчасында, эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дә дус, тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында, экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә. Бу юнәлештә төрле алымнар кулланыла: һәр төркемдә табигать почмаклары булдырылган, күз явын алырлык матур гөлләрдән тыш балыклар, кошлар да бар. Экологик тәрбия әңгәмәләр, күзәтүләр, тәҗрибәләр, уеннар,экскурсияләр, кичәләрдә дәвам иттерелә.
Шундыйларның берсе-“Челтер-челтер чишмә ага” дип аталган экологик проект. Аның максаты:балаларга чишмәләрнең табигый байлык икәнлегенә төшендерү,дөньяга карашларын киңәйтү, туган төбәгебезне яратып, аның матурлыгын күрә, аңлый, саклый белергә өйрәтү, табигать аша балаларда мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләүиде. Башта бу темага әңгәмәләр оештырылды, аннары шәһәребез чишмәләренә экскурсиягә бардык. Шәһәр мөһитендә үскән балаларның чишмә челтерәвен хиресләнеп тыңлаулары , төрле сораулар яудырулары-табигать Анабызга якынлашуларын күрсәтте. Соңыннан шул ук исемдәге экологик кичә уздырылды. Чарага Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәвес Латыш та чакырылган иде. Кичә нәниләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Алар матур шигырләр, дәртле биюләр башкардылар, борынгыдан килгән йолаларны уйнап күрсәттеләр, экология белгече тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә ия булдылар. Килгән кунаклар, Әти-Әниләр бик канәгать булдылар, әбиләрнең хәтта күзләре дымланды.
Экологик проект куйган максатына иреште. Сабыйларның күтәренке кәефе, шат авазлары барыбызга да яңа көч һәм куәт өстәде.
10 нчы “Чишмәкәй” балалар бакчасының
татар теле тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева.
К списку новостей







