Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 178 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
Татар теле тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева шәһәребезнең балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләрен методик киңәшмәгә җыйды.
Опубликовано: 11.02.2014
Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Үзара тәҗрибә уртаклашу, киңәшләшү, яңалыклар белән бүлешү максатында, балалар бакчалары бер-берсе белән тыгыз элемтәдә торып эшли,методик берләшмә утырышлары уздырыла.
Татар теле тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева шәһәребезнең балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләрен методик киңәшмәгә җыйды. Аның тарафыннан 2 нче мәктәпкә әзерлек төркеме белән, “Аралашу” белем бирү өлкәсе буенча “Модельда сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аерып күрсәтеп, сүзләргә аваз анализы ясау” темасынаачык татар теле эшчәнлеге тәкъдим ителде. Шулай ук, киңәшмәдә УМКның ничек кулланылуы турында материал каралды: тәрбиячеләр фикер алышып, тәҗрибә уртаклаштылар,беренче яртыеллыкка нәтиҗә чыгардылар. Методик берләшмә уңай тәэсирләр белән таралышты.
К списку новостей







