Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 178 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
Халкыбызның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклап калыйк!
Опубликовано: 21.03.2014
Безнең «Чишмәкәй» балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева тарафыннан, халкыбызның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклап калу йөзеннән, бик еш йола бәйрәмнәре уза һәм һәрберсе югары дәрәҗәдә, алдан әзерләнгән була.Менә бүген дә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында “Нәүрүз” бәйрәме бик матур үтте. Чараның максаты- нәниләрне йола бәйрәме белән таныштыру, сәнгатьле сөйләм телен, игътибарлылык, тапкырлык һәм ритмик ишетүне, логик фикерләү сәләтен үстерү, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек, табигатькә мәхәббәт, татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирамлылык тәрбияләү иде.
Яз каршылау тантанасы җыр-моңнарга, дәртле биюләргә, шат елмайган балалар авазы белән үрелеп барды. Кичә борынгы гореф-гадәтләргә нигезләнеп, нечкәлекләрен истә тотып үткәрелде. Балалар өйдән-өйгә йөреп сый-хөрмәт җыю,хуҗаларга саулык-сәламәтлек, йортларына иминлек теләү йоласын тасвирлап күрсәттеләр. Ә Кыш бабай үз биләмәләрен язга тапшырып китәргә теләмичә тартышты. Залга Нәүрүзбикә килеп кергәч, бар да «ах» итте – аның гүзәллегенә, чибәрлегенә, уңганлыгына, телгә, эшкә, биюгә осталыгына,өлгерлегенә сокланып туймаслык!. Аны Кыш бабай төрле яктан сынады һәм тыныч күңел белән киләсе кышка кадәр саубуллашты.
Кичә- балаларга бер яктан шатлык китерү чарасы булса, икенчедән нәниләрнең һәръяклап үсешен тәэмин итүгә зур этәргеч тә булды.
К списку новостей







