Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 178 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
“Көмеш кыңгырау” бездә кунакта!
Опубликовано: 23.04.2014
Бүген безнең бакчабызга ерак араларны якын итеп кунаклар килде. Алар - Чаллы шәһәрендә балалар өчен нәшер ителүче “Көмеш кыңгырау” гәҗитенең баш мөһәррире, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе , Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премия иясе, Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, галим, тәрҗемәче, күп җырлар авторы, “Рухи мирасны өйрәнү үзәге” җитәкчесе, шагыйрь, язучы - Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Грибоедов Россиякүләм премиясе лауреаты- Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Диләрә Мөхтәсим кызы Имаметдинова булды.
Очрашуның максаты: Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, аның иҗатының һәм “Көмеш кыңгырау” гәҗитенең әһәмиятен ачыклау, балаларда милли үзаң, Ватанга, гореф-гадәт, йолаларыбызга мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде. 2 нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик матур чыгыш ясадылар:Факил абыйларының шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, дәртле биюләр башкардылар. Кунаклар балаларга китаплар, ”Көмеш кыңгырау”ның яңа саннарын бүләк иттеләр. Чара, татар теле тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева, тәрбиячеләр Гөлфинур Зайнакова, Гүзәл Минимуллина, музыка җитәкчесе Лилия Харитонованың тырышлыгы белән бик күңелле, файдалы узды. Бу тарихи вакыйга балалар күңелендә мәңге югалмаслык хәтирәләр булып уелып калыр.
К списку новостей







