муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Рәсем шөгылендә 09.02.2018 Бүген ирекле темага рәсем ясадык. Балалар күбрәк әкият геройларын искә төшереп ясадылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары гына түгел, зурлар төркеме балалары да краска кисточка белән чиста-пөхтә итеп буядылар

-
Саф һавага күзәтүләр. 06.02.2018 Саф һавага чыгу белән көн саен матур итеп тезелеп барып җимлекләрне күзәтәбез. Һәркем үз җимлеген кардан чистарта, җим сала. Бу игелекле эшне балалар бик яратып башкаралар.

-
Танып белү эшчәнлеге. 02.02.2018 "Урыныңны тап" уенынын балалар бик яратып уйный, чөнки инде алар 10 эчендәге саннарны барысы да таный. Мондый уен саннарның күршеләрен табарга да ярдәм итә.

-
Кечкенәләр төркемендә математик күзаллауларны үстерү 01.02.2018 Без бүген математика шөгелендә тәртип буенча 5 кә кадәр санауны ,үрнәктәге кадәр санап алуны ныгыттык.Саннар ярдәмендә ясалган рәсемне дөрес итеп буядык

-
Үзебезнең китапханәдә. 31.01.2018 Китапханә уены уйнарга бик яратабыз. Китапханәче булып китаплар таратабыз. Зурлар группасы балалары рәсем буенча сөйләсәләр, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары инде күпчелек хәрефләрне таныйлар. Укып та карыйсы килә.

-
Кисеп ябыштыру шөгылендә. 29.01.2018 Саф һавада кошларны күзәтергә бик ярата балалар. Җимлеккә кунган песнәкне кырыйдан тыныч кына күзәттек. кисеп ябыштыру шөгылендә менә ничек матур итеп буяп кисеп ябыштырдык без аны. Кошлар турында табышмаклар әйтешеп уйнап алдык.

-
Физкультура шөгылендә 25.01.2018 Саф һавада физкультура шөгылен балалар көтеп алалар. Чөнки безнең бик матур спорт мәйданчыгыбыз да бар. Анда баскетбол, волейбол уйныйбыз. Әкренләп турникта да күтәрелергә өйрәнәбез

-
Кечкенәләр төркемендә дидактик уеннар 23.01.2018 Дидактик уеннар-ул баланын ан зиһен үстерүдә иҗади логик фикер йөртергә өйрәтүдә актив чара.Дидактик уеннар ике төргә: уен шөгыльләргә һәм дидактик уеннарга аерылалар.Өйрәтү формасы буларак дидактик уенда ике башлангыч өйрәтү (танып белү) һәм уен (мавыктыру) бар .Тәрбияче бер үк вакытта өйрәтүче дә уенда катнашучы да булып тора.Ул өйрәтә һәм уйный ә балалар уен аша дөрес сөйләргә өйрәнәләр.

-
Рәсем шөгылендә. 22.01.2018 Иртәнге әңгәмәбездә безнең якта кышлаучы кошлар турында сөйләштек, табышмакларга җаваплар таптык. Ә рәсем шөгылендә үзебез күргәннәрне рәсемгә төшердек. менә нинди оста рәссамнарыбыз бар безнең.

-
Конкурска йомгак ясалды 18.01.2018 Ниһаять саваплы эшебезгә йомгак ясалды. Нинди генә формадагы җимлекләр ясамаган әтиләрнең алтын куллары. Араларында хәтта чыршыга охшатып ясалганы да бар иде. Ә балаларның күзләрендәге горурлану хисләрен берни белән дә чагыштырлык түгел! Матур җимлекләрен агачка элгәндә бер шатлансалар, салган җимнәрен чүпләргә кошлар килгәнен күзәтү балаларның күңелендә якты хәтирә булып озак сакланыр әле. Рәхмәт сезгә, алтын куллы Әтиләребез! Без сезнең белән горурланабыз!




