Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | kachelino@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
26.05.2021

8 нче сыйныф җитәкчесе Рамазанов Ф.Ф. укучыларга мәктәп китапханәсендә тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларны республикабызда татар телендә нәшер ителүче газета һәм журналлар белән таныштырды, эчтәлекләре турында сөйләде, аларга кайда һәм ничек язылып булуын аңлатты.
-
Рәфыкъ Юнысны искә алу... 25.05.2021

7 нчы сыйныф укучылары авылдашыбыз, язучы Рәфыйкъ Юнысны искә алдылар. Класс сәгатендә язучының иҗаты, тормыш юлы өйрәнелде, әсәрләре укылды. Дәресләрдән соң укучылар аның каберен чистарттылар һәм төзәттеләр.
-
24.05.2021

4 нче класс укучылары әти-әниләре белән берлектә Арча шәһәренең Казансу паркына культпоход оештырдылар, төрле уеннар уйнадылар, табигатьтә ял иттеләр.
-
Cоңгы кыңгырау бәйрәме... 22.05.2021

-
Вакытлы матбугат белән танышу... 19.05.2021

19 нчы май көнне укучыларны вакытлы матбугат төшенчәсе һәм аның төрләре белән таныштыру максатыннан 1нче сыйныф укучылары өчен класс сәгате үтте. Укытучы укучыларга газета-журналларның чыга башлау тарихын сөйләде, китапханәгә килүче журналлар белән таныштырды.
-
19.05.2021

Мәктәптә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар һәрвакыт үткәрелеп тора. Бүген укучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
18.05.2021

Укытучыларыбыз Гарапшин Р.М. һәм Мухаметшина Э.Г. мәгариф учреждениеләренең профсоюз членнары арасында үткәрелгән җиңел атлетика буенча 11 нче спартакидада катнаштылар.
-
Музейлар көне... 18.05.2021

Халыкара музейлар көне 1977 елдан башлап билгеләп үтелә. Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый. Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрнен җыеп һәм саклап, музейлар зур фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара. Ел саен бәйрәмнең музей эшчәнлегенә багышланган үз темасы бар.
18 нче май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар өчен экскурсия үткәрелде. Мәктәбебез музее тарихи экспонатларга бик бай һәм һәрвакыт тулыландырылп тора.
-
17.05.2021

В нашей школе прошли соревнования по көрәш среди юношей 2008 г.р. и младше на призы руководителя ООО Агрофирма "Возрождение"
Команда МБОУ "Качелинская ООШ" заняла I место в отборочном лично-командном Первенстве. ( тренер Галиев Р.Ф.)
-
15.05.2021

Мәктәп бакчасында эш гөрли...











