Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | kachelino@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Котлыйбыз... 07.10.2021

Бүген районыбызда Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәм үтте. Безнең мәктәп коллективы да бу тантаналы чарадан читтә калмады. Иң куанычлысы: мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтҗанова Энҗе Госман кызы Татартсан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук район укытучылары көче белән оештырылган "Тукай иҗатын чагылдырган экспресс-поезд дип исемләнгән чәчәк фестивалендә 1 нче урынны алган өчен Мактау грамотасы белән бүләкләндек. Котлыйбыз! Уңышларыбыз уңышларга ялгансын!
-
Укытучылар көне... 05.10.2021

Бүген мәктәбебездә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм чарасы матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Укытучыларны котлап укучылар открыткалар бүләк иттеләр.
-
Акция "Охотники за макулатурой..." 04.10.2021

-
Өлкәннәр көне... 01.10.2021

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Мәктәбебез укучылары , музыка укытучыбыз Нигматзянова А.Р. җитәкчелегендә, өлкәннәребезне котлап бик матур, эчтәлекле чыгыш ясадылар.
-
01.10.2021

Октябрь - бәйрәмнәргә бай ай. 1 нче октябрь - Өлкәннәр көне булса, 5 нче октябрь- Укытучыларның һөнәри бәйрәм көне. Өлкәннәр көне, үзенә күрә көз бәйрәме кебек, кешенең гомер көзе - үстергән балаларының, укыткан, тәрбияләгән укучыларының игелеген күрү, хезмәтенең җимешләрен татуга тиң. Без дә үзебезнең лаеклы ялда булган өлкән буын укытучыларыбызны бәйрәм бедән котладык. Аларга хөрмәтебез, ихтирамыбыз чиксез!
-
29.09.2021

Мәктәбебезнең профсоюз комитеты рәисе Закирова Ф.Р. профсоюз члены Гарифуллина Ф.Ф.га тиешле еллар эшләгәнгә бирелә торган пенсияне алу өчен документлар рәсмиләштерергә ярдәм итә.
-
Уңыш бәйрәме... 28.09.2021

Мәктәбебездә көзге "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. Укучыларыбыз бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр. Туган телебездә көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларның җавапларын таптылар, матур җырлар җырладылар, халкыбызның гореф -гадәтләрен саклаган уеннар уйнадылар.
-
28.09.2021

Атнаның һәр сишәмбе көнендә гомуми мәктәп линейкасы үткәрелә. Линейкада узган атнада эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясала, алдагы атнага эшлисе эшләр белән таныштырыла.
-
27.09.2021

Туган телләр елы уңаеннан 6 класста "Татар халкының милли ашлары" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар "Татар милли ашлары" исемле китап белән таныштылар, милли ризыклар турында белделәр, ашау әдәбе кагыйдәоәрен өйрәнделәр.
-
25.09.2021

Мәктәбебез укучылары ГТО фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Усманова А.- 2 нче урын, Әхмәдуллин Р.- 5 нче урын, Бәдретдинов К.-6 нчы урын, Мортазин И. - 3 нче урын, физик тәрбия укытучыбыз Зәйнуллин Х.Х. - 1 нче урын яуладылар.











