Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | kachelino@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
"Төркемле пазл" уены... 08.12.2021

Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Закирова Ф.Р. укучыларның бәйләнешле сөйләм үстерү технологиясенә караган "Төркемле пазл" уены дигән осталык дәресе күрсәтте.
-
Акция "Количество свечек зависит только от тебя". 06.12.2021

-
06.12.2021

Сыйныф җитәкчесе Рамазанов Ф.Ф. 9 нчы класста татар зыялылары белән таныштыруны дәвам итеп, күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, геолог Г.Курсавиның тууына 245 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгате үткәрде. Дәрес барышында балалар галимнең иҗаты, аның язмалары белән таныштылар.
-
05.12.2021

2004-2005 нче елгы егетләр арасында "Айракс" ҖЧҖ ТД директоры Локманов Әгъләм Тавис улы призына Арча муницпаль районының ачык Беренчелегендә Вәлиәхмәтов Әмир ( тренеры Галиев Р.Ф.) 1 нче урынны алды.Котлыйбыз! Яңа уңышлар телибез.
-
Билгесез Солдат көне... 03.12.2021

3 нче декабрьдә Россиядә истәлекле дата - Билгесез Солдат көне- Россия территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчыларын искә алу.
-
"Архитектура - тарихның җырчысы"... 03.12.2021

8 нче класста "Архитектура - тарихның җырчысы" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Укучылар фотолар ярдәмендә 19 нчы гасырда төзелгән һәм әлегәчә сакланып калган иске татар бистәсендәге өйләр, аларның архитектурасы, төзелештә кулланылган милли бизәкләре белән таныштылар.
-
"Кызыл тасма" акциясе... 01.12.2021

1 нче декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы каршы көрәш көне. Шул уңайдан "Кызыл тасма" ( Красная ленточка) акциясе узды, тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Акциянең максаты-үсеп килүче буынга сәламәт яшәү рәвешенә , әхлакка, җәмгыятькә рухи яктан тотрыклы позициягә ихтыяҗ формалаштыру.
-
"Шигырь яздым утырып"... 01.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары белән "Шигырь яздым утырып" дигән темага класс сәгате үткәрелде. Укучылар шигырь язу үзенчәлекләре белән таныштылар. Укытучы Зәйнуллин Х.Х. үзе һәм Кәче мәктәбе укучылары язган шигырьләрне укыды. Шигырьләр буенча фикер алышу булды.
-
“Бизәкле читекләрем” ... 30.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 1 нче сыйныфта “Бизәкле читекләрем” дигән сыйныф сәгате уздырылды.Укучылар татар милли киемнәре турында сөйләштеләр,түбәтәй-калфаклардагы орнаментларны күзәттеләр.Балалар читекләрнең тарихы ,тегелеше белән таныштылар һәм бизәкле читек рәсеме ясадылар.
-
"Татар дөньясы" 29.11.2021

4 нче класста "Татар дөньясы" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Укучылар татар дөньясының ни дәоәҗәдә бай, көчле булуы белән таныштылар. Үзләре өчен бикк күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.











