Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | kachelino@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
07.02.2022

1992 нче елның 7 нче февралендә Югары Советның 8 нче сессиясендә Татарстан гербы кабул ителде. Герб - Татарстан Республикасының дәүләт символы. Әлеге темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
04.02.2022

Мәктәбебездә тимурчылык эше күптәннән алып барыла. Бу эштә укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Сукмакларны кардан чистарталар, олы яшьтәге әби-бабайларга ярдәм итәләр.
-
Тәнәфесләр файдалы үтә... 03.02.2022

Мәктәбебездә шашка, шахмат түгәрәге эшли. Тәнәфесләрдә укучылар зур кызыксыну белән шахмат, шашка уйныйлар, буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.
-
Сугышчан дан көне... 02.02.2022

79 ел элек Сталинград шәһәре немец гаскәрләреннән азат ителә. Сталинград сугышы- Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе. Шул уңайдан "Сталинград сугышы" дип исемләнгән Хәтер дәресе узды. Укучылар Сталинград сугышы турында мәгълүмат алдылар, анда катнашкан геройлар белән таныштылар.
-
2022 нче ел Русия халыкларының мәдәни мирасы елы 01.02.2022

2022 нче ел Русия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Мәдәни мирас елы халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләре , тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен һәм Русиядә этник күптөрлелекне популярлаштыру максатыннан уздырыла. Мәктәптә әлеге темага багышланган күргәзмз ясалды.
-
"Про COVID-19" 31.01.2022

-
29.01.2022

Бүген Теләчедә 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Габдрахманова Р.А. призына көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Ярышларда Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Лаеш, Арча, Теләче районнарыннан 130 көрәшче катнашты. Анда "Арча" спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Вәлиәхмәтов Әмир 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
27.01.2022

Технология дәресләрендә укучыларыбыз кулдан төрле эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр.
-
"Блокадалы икмәк" 26.01.2022

3 нче класста "Блокадалы икмәк" темасына класс сәгате үтте. Ленинград халкының куркыныч блокадасы, хәрби икмәк турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмә ахырында әлеге темага рәсемнәр ясадылар.
-
24.01.2022

Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел туту уңаеннан "872 көн һәм төн" дигән темага Хәтер дәресе үткәрелде. Ленинград шәһәре 1941 нче елның 1 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен иң авыр 872 көн була. Дәрестә камалышта калу тарихы искә төшерелде, фото һәм видеофрагментлар күрсәтелде.











