Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | kachelino@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Танылган язучы Нәбирә Гыйматдиновага 65 яшь 22.10.2021

Танылган язучы Нәбирә Гыйматдиновага 65 яшь тулу уңаеннан 9 класста аның иҗатына багышланган тәрбия сәгате үтте. Укучылар язучының тормыш юлы һәм әсәрләре белән таныштылар.
-
"Татар милли орнамент элементларыннан яңа бизәкләр төзү" 21.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 нче класста "Татар милли орнамент элементларыннан яңа бизәкләр төзү" темасы буенча осталык дәресе үтте. Укучылар милли бизәкләр ясарга өйрәнделәр.
-
Укучыларыбыз урманда... 20.10.2021

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 нче елның 10 октябреннән алып 20 октябренә кадәр, аучылык байлыклары өчен уңай шартлар тудыру һәм яңадан торгызу максатыннан, кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны аучылык җир-суларында тукландыру буенча акция узды. Әлеге акциядә безнең укучыларыбыз да катнашты. Урманда махсус урнаштырылган җимлекләргә урман халкы өчен тәм-томнар салдылар.
-
"Охотники за макулатурой" акциясе 18.10.2021

Мәктәбебездә "Охотники за макулатурой" акциясе үтте. Гомуми мәктәп линейкасында әлеге акциядә актив катнашкан укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
"Дело с папой" акциясе 17.10.2021

17 нче октябрь - Әтиләр көне. Укучыларыбыз "Дело с папой" акциясендә катнаша.
-
"Карлыгач"лар 12.10.2021

Мәктәбебезнең 2 нче класс укучылары "Карлыгач"лар сафына кабул ителде.
-
Озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларның эшләре. 11.10.2021

..
-
Көрәш буенча район беренчелеге... 09.10.2021

Арча муниципаль районының көрәш буенча беренчелегендә укучыларыбыз командасы 3 нче урын алып кайттылар: Рәхимов Рәзил - 1 нче урын, Азамов Азат - 1 нче урын, Вәлиәхмәтов Нияз - 2 нче урын, Закиров Зөлфәт - 3 нче урын. Егетләргә яңа уңышлар теләп калабыз!
-
"Халык авыз иҗаты саннар илендә" 09.10.2021

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан төрле тәрбияви чараларүтеп тора. Өлкән класс укучылары өчен "Халык авыз иҗаты саннар илендә" исемле чара үтте. Укучылар саннар кергән табышмакларга җаваплар бирделәр, мәкальләр белән таныштылар.
-
Грамматик КВН 08.10.2021

Бүген 7-8 нче класс укучылары катнашында "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар" дип исемләнгән грамматик КВН үткәрелде. "Яшь җәлилчеләр" һәм "Тукай оныклары" командалары көч сынашты. Укучылар кызыклы биремнәр үтәделәр, туган телдә рәхәтләнеп аралаштылар, татар теленең грамматикасын ни дәрәҗәдә белүләрен ачыкладылар. КВНда дуслык җиңде.











