Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Инструктажлар үткәрү 31.05.2016

31 нче май көнне мәктәптә “Балалар иминлеге – беренче чиратта” дигән темага класс җыелышлары узды. Класс җитәкчеләре уку елын тәмамлау, нәтиҗәләр, планнар, җәйге каникулда балаларның ялын файдалы һәм күңелле оештыру, аларның һәрдаим иминлеген кайгырту турында сөйләде, җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Мәктәпкә тулы энергия белән килсеннәр. Яхшы яллар сезгә, укучылар!
-
Табигатькә экскурсияләр 30.05.2016

Башлангыч сыйныф укучылары табигать кочагында ял итәләр.
-
Варислар сафына кабул итү 28.05.2016

Бүген 4 нче класс укучыларын Татарстан Варислары сафына алу тантанасы булды. "Варислар” оешмасына балаларны кабул итеп, аларны дөреслек яклы, күп белүчән, көчле, җитез, ышанычлы дус, өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә булышучы, туган ягының табигатен һәм мәдәниятен уяу саклаучы, туган республиканың лаеклы гражданины итеп тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз.
-
Казанга экскурсия 26.05.2016

Бүген 5- 8 нче сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар анда шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар,музейларга керделәр, күңел ачу аттракционнарында уйнадылар, нәфис фильмнар карадылар. Экскурсия бар укучыга да бик ошады.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Бәйрәмдә Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Яшьләр эше, спорт һәм туризм" бүлеге җитәкчесе Сагитов З.В., Арча мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Л.М., Үрнәк авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Тимашев Ф.И., мәктәпнең 30 елдан артык директоры булып эшләгән Низамов Д.Н., әти-әниләр, ветеран укытучылар катнашты. Бәйрәм тантанасы бик матур үтте. 9 нчы сыйныф укучыларга барлык катнашучылар изге теләкләрен, имтиханнарда уңышлар теләделәр.
-
Музейлар көне 24.05.2016

18, 19 май көннәрендә Халыкара музей көннәренә багышлап класста тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Бүген 7 нче сыйныф укучылары Яңа-Кырлайда урнашкан Габдулла Тукакйның мемориаль музеена экскурсиягә бардылар.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерлек 23.05.2016 9 нчы класс укучылары "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнәләр.Укучыларны әле зур сынаулар көтә. Аларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез.

-
Россия без табака 21.05.2016 SMS - дети активно участвовали в республиканской акции "Россия без табака". Разъясняли прохожим о вреде табака и призывали к здоровому образу жизни.

-
Я за счастливое будущее! 20.05.2016

20 мая управлением образования района на базе МБО ДО «Школа искусств» проведен районный конкурс по профилактике правонарушений. Цель конкурса - распространение передового опыта профилактической работы школы через театральное представление. В конкурсе приняли участие 15 команд от образовательных учреждений. Команда нашей школы заняла 2 место. Поздравляем!!!
-
Конкурс "Рисунок на асфальте" 19.05.2016 Сегодня наши ученицы Габдрахманова Камиля, Мухаметханова Алия и Авхадиева Залифа успешно участвовали в районном конкурсе "Рисунок на асфальте". Мухаметханова Алия в номинации "Союзмультфильм", посвящённый Год Российского кино заняла 1 место среди учащихся 10-13 лет, Авхадиева Залифа в той же номинации заняла 3 место в возрастной категории 14-18 лет. Победителей поздравляем и желаем творческих успехов!Руководитель Габдрахманова Л.М.















