Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Последний звонок 23.05.2015 Бүген 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.Укучыларны котларга Арча мәгариф идарәсе методисты Г.К.Феоктистова, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ф.И.Тимашев, әти-әниләр килгән иде. Г.К.Феоктистова фәннәр буенча олимпиадада призлы урын алган укучыларга Дипломнар тапшырды, аларга изге теләкләрен җиткерде. Класс җитәкчеләре Загриева Г.М. белән теләкләр язылган шарлар очырдылар. Укучыларга сынауларны уңышлы тапшыруларын, киләчәктә тормышта үз урыннарын табуларын теләп калабыз.Ак юллар Сезгә! Мең тапкырлар ишетелгән Кыңгырауның тавышы. Бүген - соңгы кыңгырау да, Әллә нигә сагышлы. Эчке дулкынлану белән Чыңлый моңлы кыңгырау. Әйтә кебек, сез әзерме? Алдыгызда мең сорау. Иртәгәдән сезне көтә Мөстәкыйль тормыш юлы. Ә тормышның һәрбер көне Сынаулар белән тулы. Ул сынауны үтеп була Акыл һәм белем белән. Тормыш юлын узган чакта Сынатмассыз дип беләм. Соңгы кыңгырау теләге: Шома булсын юлыгыз. Әти-әни һәм мәктәпнең, Горурлыгы булыгыз. Син - безнең ышаныч, диеп, Укытучың эндәшә. Киләчәккә уңыш теләп, Соңгы кыңгырау дәшә.

-
Гармонь - душа моя 22.05.2015 Чебоксар шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән 2 нче Бөтенроссия фестиваль-конкурсында безнең мәктәпнең 3 нче класс укучысы Камалиев Фирзәр 2 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!!!

-
Рисунок на асфальте 22.05.2015 Бүген Арчада үткәрелгән асфальтта рәсем ясау конкурсында 2 нче класс укучысы Габдрахманова Камилә, 5 нче класс укучысы Мухаметханова Алия, 7 нче класс укучысы Авхадиева Зәлифә катнашты. Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган рәсем ясауда Авхадиева Зәлифә 3 нче урынны алды. Җитәкчесе Габдрахманова Л.М.

-
Варисларга кабул итү 21.05.2015

Пионер оешмасына 1922 нче елның 19 нчы маенда нигез салына. Бүген пионерлар оешмасының дәвамы булып Татарстан варислары берлеге тора. Безнең мәктәпнең 4 нче класс укучыларын тантаналы шартларда варислар сафына кабул иттек. -
Мәктәп бакчасында язгы эшләр 20.05.2015

Бу көннәрдә укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчәләр утырталар. Теплицада помидор, кыяр үсентеләрен 7 нче класс укучылары карап үстерә. Технология укытучысы Фазлиева Р.Р. җитәкчелегендә мәктәп бакчасында эш гөрли.
-
Китапханәгә экскурсия 20.05.2015 Башлангыч класс укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Әүхәдиева Рузилә укучыларны шагыйрә Мәрзия Фәйзуллинаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.

-
Соңгы кыңгырау 19.05.2015

Мәктәптә 9 класс укучылары "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнәләр.
-
Гигиеник укулар
18.05.2015
Бүген мәктәп коллективы Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә "Мәктәптәге СанПин нормалары" буенча укуларда булып кайтты.
-
Шимбә өмәсе 16.05.2015 Һәр шимбәдә мәктәп территориясен җыештыру дәвам итә. Бүген мәктәп янындагы барлык чүп-чарны җыештырып түктек. Бу эштә 5 нче класс укучылары да актив катнаша.Алар укытучы Равилә Галимовна белән бергә куралыкны чистарттылар.Өмәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!

-
Субботник 15.05.2015

Сегодня в нашей школе прошел субботник. Был вывезен мусор, отходы строительства.














