Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
8 нче мартка әзерлек 02.03.2015 Мәктәп бу көннәрдә укучыларның шат тавышыннан гөрләп тора. Барлык класс укучылары бердәм булып 8 нче март бәйрәмендә концерт куярга әзерләнәләр. 6 нчы класс кызлары Әсхәдуллина Илнара, Бакыева Илүзә һәм Рәхимова Айзилә репетиция вакытында.

-
Без спортны яратабыз 28.02.2015

Мәктәп укучылары уку белән беррәттән спорт белән дә шөгыльләнәләр. Уку алдынгысы Мухаметханова Алия Арча шәһәрендәге Боз сараена тимераякта шуарга йөрергә дә вакыт таба.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы 27.02.2015

27 нче февральдә Казанбаш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Ветераннарны Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ф.И.Тимашев котлады, соңыннан мәктәп укучылары концерт куйды. Бәйрәмне китапханәче Рузилә Әүхәдиева алып барды. Ветеран укытучы Зарипова Мәдхия сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты, бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде.
-
Татар теле атналыгы 25.02.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгында укытучы Габдрахманова Л.М. 7 нче класста татар әдәбиятыннан Ф.Кәрим иҗатына багышланган ачык дәрес үткәрде. Дәрестә Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты турында презентация күрсәтелде, музей материалларына күзәтү ясалды.
-
Республика олимпиадасы 25.02.2015 22 февраля в городе Казани прошла республиканская олимпиада школьников по русскому языку. Ученица нашей школы, Авхадиева Залифа, стала призером и награждена дипломом. Почетной Грамотой награждена и учитель русского языка и литературы, Равиля Галимовна, за подготовку призера республиканской олимпиады по русскому языку. Поздравляем! Молодцы!

-
Поздравляем!!! 21.02.2015

От лица прекрасной половины человечества
Поздравляем мы сегодня всех мужчин
С главным днем Защитников Отечества!
И, конечно, мы желаем им: Жить всегда по совести и чести,
Не судить людей по слову лести,
Близких и друзей оберегать,
А любовь найти и не терять!
-
Туган тел көне 21.02.2015 21 нче февральдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Исхакова Ф.Ш. һәм Габдрахманова Л.М. Туган тел кичәсе уздырдылар. Кичәдә 5-9 нчы класс укучылары туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

-
Татар теле атналыгы 19.02.2015

Туган тел атналыгы дәвам итә. 8 нче һәм 9 нчы класслар арасында әдипләр иҗаты буенча КВН уздырылды.
-
Татар теле атналыгы 18.02.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы уңаеннан 6 нчы сыйныф укучылары Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр
-
Волейбол 17.02.2015

14 нче февраль көнне Яңа Кенәр лицее базасында район мәктәпләре арасында волейбол ярышлары үткәрелде.Ярышта 8-9 класс кызлары командасы катнашты. Безнең кызлар II урын яулап кайттылар. Афәрин, кызлар!














