Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
03.03.2023 Районыбыз мәктәпләре Арча радиосында туры эфирда катнашалар. 2 нче март көнне безнең мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Загриева Гөлназ Мансур кызы чыгыш ясады. Чыгышында мәктәп тормышы, уңышларыбыз, киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашты.

-
02.03.2023 Бүген 8 нче сыйныф укучылары белән “Экстремизм һәм терроризмга каршы“ дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. Укучылар террористик актлар белән бәйле булган фаҗигале вакыйгаларны искә алдылар. Әлеге фаҗигаләрнең сәбәпләре турында белделәр, кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатларын күрсәтү турында сөйләштеләр.

-
Всероссийский урок по «ОБЖ» 01.03.2023

В школе для юнармейцев школы прошел Всероссийский открытый урок по «Основам безопасности жизнедеятельности», приуроченный к празднованию Всемирного дня гражданской обороны Российской Федерации. В ходе Урока особое внимание уделено правилам поведения в природной среде, в том числе на водных объектах, а также действия при возникновении или угрозе возникновения чрезвычайных ситуаций природного и техногенного характера. Ребята получили дополнительные знания, закрепили знания по основам безопасности.
-
1 март - кычкырып уку көне 01.03.2023

2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе "Образ учителя на страницах детских книг" акциясе игьлан итте. Казанбаш авыл китапханәсе белән берлектә бу акциягә кушылып балаларга кычкырып укулар үткәрелде. 1март - кычкырып уку көне буларак билгеләнеп үтелә.
-
28.02.2023 22 нче февраль көнне Наласа мәктәбендә “Игенче” агрофирмасы генераль директоры Хатибуллина Нәсимә Гариповна призына көрәш ярышлары үткәрелде. Барлыгы районыбыз мәктәпләреннән 2009-11 нче, 2012-14нче, 2015 нче елгы яшүсмерләр арасыннан 95 яшь көрәшче бил алышты. «Игенче» агрофирмасы һәр көрәшчегә бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырды. Мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Загидуллин Әмир 3 нче урын алды. Чын күңелдән котлыйбыз.

-
27.02.2023 Район буенча волейбол ярышларында мәктәбебез егетләре 1 урынга ия булдылар.

-
27.02.2023 Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гатауллина Адилә X нчы Халыкара "Сандугач-Соловей" вокалистлар конкурсында катнашып II урынга лаек булды. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз.

-
Ягез әле егетләр! 25.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә 22 нче февраль көнне "Ягез әле егетләр" исеме астында ярышлар булып узды. Ярышларда егетләр үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2023 Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!! Сез булганга имин булып ата таңнар. Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар. Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр. Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

-
Бәйрәм концерты 22.02.2023 Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм чарасы үтте. Чарада әтиләр катнашты, уллары белән әтиләр бергә командалар арасында көч сынаштылар. Ярышлар белән концерт номерлары бергә үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле булды.















