Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
04.04.2023

Укучылар "12 апрель - Космонавтика көне"нә багышланган рәсемнәр ясадылар.
-
«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" 03.04.2023

3 нче апрель көнне 1-9 сыйныфларда «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" циклының чираттагы дәресе узды. Дәрес «Экология көне» дип аталды. Максат: укучыларга экологик тәрбия һәм белем бирү , Россиянең калдыкларны эшкәртү тармагындагы казанышлары турында белемнәрен киңәйтү; экологик культура дәрәҗәсен үстерү, эко гадәтләрен һәм табигатьне саклау эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.
-
Родителям о приеме в 1-ый класс 01.04.2023

Прием в первый класс осуществляется по личному заявлению родителей (законных представителей). При подаче заявления родители (законные представители) ребенка предъявляют следующие документы: 1. Документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) для установления факта родственных отношений и полномочий законного представителя. 2. Свидетельство о рождении ребенка. 3. Свидетельство о регистрации по месту жительства.
-
Каен бөресе җыябыз... 31.03.2023

Каен бөресе.
Каен бөреләрен яфрак ярганчы җыярга кирәклеген беләбез дә, тик язын кыр һәм бакча эшләре башлангач, онытып җибәрәбез. Иң әйбәте, эш кимрәк чакта – кышын җыярга кирәк. Ләкин бу очракта гөрләп яфрак ярасы агачка барып ябышырга ярамый. Бөреләрне утынга киселәсе, сынып яки башкача зәгыйфьлек килгән агачлардан гына җыегыз. Агач дисәң дә ул да тере җан, димәк, аның да гомеренә зыян килергә мөмкин. Шунысын да искәртәбез, Рәсәй киңлекләрендә берничә төрле каен үсә. Дәвалау үзенчәлекләре һәммәсенеке дә бер төсле. Тышкы кыяфәтләренә игътибар итмәгез. Каен бөресеннән ясалган төнәтмә ашкайнату системасын яхшырта, бавыр һәм үт куыгы ялкынсуын, подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан дәвалый, матдәләр алмашын көйли, канны чистарта. Салкын тидергәндә, грипп йоктырганда 1 стакан кайнар суга 1 бал кашыгы вакланган каен бөресен салып, берничә минут кенә каплап торырга да, төнәтмәне чәй итеп, кайнар килеш эчүгә, төренеп ятарга кирәк. Ул тирләтә, шул ук вакытта иммунитетны да ныгыта. Укучыларыбыз да каен бөресе җыюда актив катнаша.
-
30.03.2023

7 нче сыйныф укучысы Гатауллина Адилә 29 нчы март көнне сәнгать мәктәбендә үткәрелгән республикакүләм "Арча ягы-данлы Тукай ягы" конкурсында катнашып, 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз,уңышлар теләп калабыз!
-
30.03.2023

9 нчы сыйныф укучысы Загриев Әмир 29 нчы март көнне сәнгать мәктәбендә үткәрелгән республикакүләм "Арча ягы-данлы Тукай ягы" конкурсында катнашып, 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз,уңышлар теләп калабыз!
-
28.03.2023

Учащиеся 9 класса сдают сегодня пробное ОГЭ по русскому языку. Желаем им успехов!
-
Волейбол 27.03.2023

27 марта 2023 года на базе МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" прошел зональный этап районного соревнования по волейболу среди работников образования. В игре приняли участие 4 команды: "АСОШ №5", "Наласинская СОШ", "Казанбашская ООШ", "Нижнеметескинская СОШ". Игра получилась яркой, запоминающейся, полной впечатлений и положительных эмоций.
-
Язгы каникуллар башланды. Сак булыйк!
25.03.2023
Хөрмәтле әти-әниләр!!! Балаларның язгы каникуллары 25 нче марттан башланды. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, имзалар куелды.Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотсагыз иде. Исән-имин , тыныч, файдалы язгы каникуллар телибез.
-
Каникуллар 24.03.2023

Укучыларның язгы каникуллары башлана. Каникул вакытында мәктәп укучылары өчен төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Иң мөһиме: төп дәүләт имтиханнарына, Бөтенрәсәй тикшерү эшләренә әзерлек. Алар белән бер рәттән файдалы ял һәм сәламәтлекне ныгыту турында да онытырга ярамый. Бу чорда балаларның ялын оештырганда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Шул уңайдан класс җитәкчеләре балаларны язгы каникул чорында үтәлергә тиешле куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштырдылар.














