Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
09.02.2023

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 07.02.2023. Подтягивание I - Загриев А. 9 класс 24, II - Агзамов А. 8 класс 20, III - Тахавиев Р. 8 класс 15.
08.02.2023 Настольный теннис I - Ахметханов К. 9 класс, II - Агзамов А. 8 класс, III - Таланов И. 8 класс.
-
08.02.2023 Сегодня в школе было проведено итоговое собеседование по русскому языку в 9 классе.

-
07.02.2023

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлыгы башланып китте.
06.02.2023. Отжимание I - Гасимов А. 8 класс 52, II - Агзамов А. 8 класс 48, III - Тахавиев Р. 8 класс 45, Загриев А. 9 класс 45.
07.02.2023 Дартс I - Хабибуллин Р. 7 класс 35, II - Рахимов Ф. 7 класс 32 , III - Загриев А. 9 класс 29.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне 07.02.2023 Буген Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. 1992 елдан башлап канатлы Ак Барс менъеллыклар алмашынган вакыйгаларга бай чорда Татарстанның үсешен гәүдәләндерә. Ак Барс халкыбызның тынычлыгын һәм иминлеген саклый. Ул безне халыкара мөнәсәбәтләр сәхнәсендә таныта, байракларны, урамнар һәм биналарны бизи.

-
Мөһим сөйләшү – Рәсәйдә фән көне 06.02.2023

Бүгенге Мөһим сөйләшү - Разговор о важном Россия фәненә багышланды. 8 февраль - Россия фәне көне буларак билгеләп үтелә. Без караган видео фән өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләр турында барды. Илебезнең лаеклы гражданнары исемен йөртү өчен патриот булу, бик күп белергә омтылу, тырышып уку кирәклеген ассызыклады.
-
04.02.2023

Кичә районда уздырылган Ш. Мәрҗәни исемендәге III районара укуларында уңышка ирешкән укучыларыбызны котлап китәбез. 9 нчы класс укучылары Кударов Инсаф, Мухаметханова Алинә, Рахимова Рәзилә Лауреат исеменә лаек булдылар.
-
"Дуслык турында җыр" 03.02.2023

Бүген 2-3 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә кунакка төштеләр. Китапханәче Әүхәдиева Р.Р. язучы Борис Вайнерга 75 яшь тулу уңаеннан "Дуслык турында җыр" исемле әдәби кичә уздырды. Укучыларны язучының иҗаты белән таныштырды. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларның җавапларын таптылар.
-
Сталинград сугышы тәмамлануга - 80 ел 02.02.2023

2 февраль көнне Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел тулды. Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була. Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицер Сталинград өчен барган кан коешларда мәңгелеккә күзләрен йома. Шәһәр өчен барган сугышларда катнашкан авылдашларыбызның исемнәре музейда кадерле ядкәр булып саклана. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан, бүген укучыларга Сталинград өчен барган сугыш турында мәгълүмат җиткерелде.
-
Психологлар белән очрашу 02.02.2023 5-9 нчы сыйныф укучылары психологлар Самиева Г.Ф., Сафина З.Ш. уздырган әңгәмәдә, осталык дәресләрендә катнаштылар.

-
01.02.2023 Яшь укытучы Бакиева Илүзә Альберт кызының остазы инглиз теле укытучысы Гөлназ Мансур кызы инглиз теле укытуның серләрен аңлатып, методик ярдәм күрсәтеп тора.















