Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне 09.12.2022

Россиядә Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул Россия Федерациясе Федераль законы белән билгеләнгән. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Герой булып тумыйлар, сынаулар сәгатендә герой булалар. Һәр чорда үз геройлары – үз Ватаннарын батырларча яклаган, үз илләре тарихына зур өлеш керткән кешеләр бар. Батырлык кылган кешеләр, аларның күбесе үз гомерләрен Ватан өчен биргән. 8 декабрьдә мәктәптә Ватан Герое көненә багышланган чаралар узды. Батырлык дәресләрендә безнең авыл һәм район геройларын, Ватаныбызның данлы улларын искә алдык. Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрнең дәвамы һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганы турында хәтерне саклау ысулы булып тора.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2022 Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе - сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 нче елда билгеләделәр. 3 декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 нчы елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.

-
03.12.2022 Атналык дәвам итә. Музыка укытучысы Рахимова Рүзилә Зөфәр кызы 5 нче сыйныфларда "Музыкаль инструментлар" дигән темага ачык дәрес үткәрде.

-
02.12.2022 Бүген китапханәче Әүхәдиева Р.Р. инвалидлар ункөнлеге кысаларында 5-7 нче сыйныф укучыларына "Яшәү - үзе батырлык!" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.

-
01.12.2022 Технология укытучысы Фазлиева Р.Р. атналык кысаларында 4 нче сыйныф укучылары белән оригами ысулын кулланып "Төлке- кыстыргыч" темасына мастер-класс уздырды.

-
01.12.2022 1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ - инфекциясе таралуын һәм ВИЧ - инфекция эпидимиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Шул уңайдан мәктәбебезнең биология укытучысы Латыпова Раилә Галимҗан кызы ачык тәрбия сәгате үткәрде.

-
30.11.2022 Атналык дәвам итә. Физик тәрбия укытучысы Марданов Рафаэль Равил улы 4 нче сыйныфта "Тупны тапшыру һәм кабул итеп алу" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.

-
30.11.2022 Физик тәрбия укытучысы Марданов Рафаэль Равил улы 1-4 нче сыйныф укучылары арасында күңелле старт уеннары үткәрде

-
Фән атналыгы 29.11.2022 Агзамов Айрат Зөфәр улы 5 нче сыйныфта алгебра фәненнән "Вакланмаларның төп үзлекләре. Вакланмаларны кыскарту" дигән темага ачык дәрес үткәрде.

-
29.11.2022

Бүген безнең мәктәптә 31 ел мәктәп директоры, математика һәм физика фәннәре укыткан, хәзерге көндә лаеклы ялда булган Низамов Даниал Нәфыйк улына һәм Казанбаш балалар бакчасында 34 ел тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялда булган Низамова Дания Нуретдин кызына Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе Мухамадияров Р.Д. һәм Арча Мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Харисов В.В. тарафыннан "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе тапшыру тантанасы булды.














