Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Татар халык уены 03.03.2023

Татар халкының бик күп уеннары бар. Менә шулар арасыннан җырлы-биюле "Чума үрдәк,чума каз" уенын уйнадык.
«Чума үрдәк, чума каз»
Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр дә, парлашып, кулга-кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата.
... үзенә иптәш эзли,
Белмим кемне ярата шул, ярата.
...не ярата шул, ярата.
Уйнаучылар җыр ритмына туры китереп, кулларын хәрәкәтләндереп торалар. Ялгыз бала, рәт арасыннан узып үзенә бер иптәш сайлый һәм аны җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы исә рәт башына китә. Җыр яңадан башлангач, ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый.
Уен шулай дәвам итә.
-
Язга халык сынамышлары. 02.03.2023

Халык сынамышлары
Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
-
Язның беренче көне белән!) 01.03.2023

Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
-
Аппликация. 28.02.2023

-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2023

Хөрмәтле абыйлар, әтиләр, бабайлар!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
-
Әтиләребезне кунакка чакырдык. 22.02.2023

Буген без бакчабызга ик якын кешелэребезне этилэребезне кунакка чакырдык. Балалар этилэрен котлап жырладылар,матур биюлэрен биеделэр,ойрэнгэн шигырьлэрен сойлэделэр
Узлэре ясаган булэклэрен,булэк иттелэр
Бэйрэм БИК кунелле утте
Әтиләр илнең терәге
Гаиләнең йөрәге.
Авырлыкларга бирешми
Әтиләрнең беләге.
Әле ярый сез бар җирдә
Безнең иң ныклы терәк
Бәхетебез тулы булсын
Сез безгә шундый кирәк. -
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне . 21.02.2023

Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем Туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
“Балам!” –диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – диеп, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
-
"Халкым минем күп милләтле,һәр милләтнең үз теле,гореф-гадәте"темасына районара семинарда. 21.02.2023

"Наласа гомуми үсеш бирү төрендәге"Балачак"балалар бакчасында районара семинарда катнаштык. Бик эчтәлекле,күңелле чара булды.
-
Әтиләребезгә бүләк ясыйбыз) 17.02.2023

Нәни кулларым белән мин,
Тик сина диеп кенә,
Әзерләдем бу бүләкне
Бик күп көч куеп менә -
Герой шагыйрь-Муса Җәлил! 15.02.2023

Буген герой шагыйрь- Муса Җәлилнең тууына 117 ел. Китапханәче Рәмзия апа белән аның балалар өчен язылган шигырьләрен укыдык.Узебездә өйрәнгән "Әтәч",""Күке","Сәгать"шигырьләрен яттан сөйләдек. Муса Жәлил исеме дөньяда яшәүче hәр халыкка билгеле. Аның исеме белән бистәләр, урамнар аталган.Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге hәм тормыштагы матурлыкны күрергә hәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.









