Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
12 апрель-Космонавтика көне! 12.04.2022

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.
Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.
1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.
Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.
Безнең балалар бакчасында да космонавтик көне буенча әнгәмә үткәрелде, шулай ук әлеге темага кагылышлы призинтация каралды. Балаларга бик ошады.
-
7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне! 07.04.2022

Иртән ничек ашарга
Кичен ничек йокларга
Өйрәтәләр бакчаларда.
Исәнлекнең ,саулыкның,
Кадерләрен белергә,
Өйрәтәләр бакчаларда.
Яшелчәләр ашарга,
Витаминнар җыярга
Өйрәтәләр бакчаларда.
Спортны дус итәргә
Ялкаулыкны җиңәргә,
Өйрәтәләр бакчаларда.Дус һәм тату яшәргә,
Һәм сәламәт булырга
Өйрәтәләр бакчаларда.
Чисталыкны сакларга
Гимнастика ясарга
Өйрәтәләр бакчаларда. -
Каен бөресе җыюда бездә катнаштык. 28.03.2022

-
27 март-Халыкара театр көне. 25.03.2022

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта.
Халыкара театр көне уңаеннан мәктәп укучылары бакчабызда татар халкының "Дүрт дус" әкиятен сәхнәләштерде. Балаларга әкият бик охшады.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 21.03.2022

Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк.
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
-
Саф һава-тәнгә дәва) 14.03.2022

-
Бәйрәм белән! 08.03.2022

Сигезенче март бүген
Безнең өйдә зур бәйрәм
Әти чәчәк бүләк итте
Әниемә бер бәйләм.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Языгыз шаулы булсын,
Йөзләрегез нурга тулсын,
Кояштай балкып торсын.
Тагы гүзәлрәк таңнар
Уянсын туган җиргә.
Әниләр! Кояш гомере
Телибез бүген сезгә!
-
Әниләребезгә ясаган бүләгебез) 04.03.2022

Әни, син минем җирдәге
Иң якын кешем!
Әни, син минем күктәге
Якты кояшым!
Таң йолдызын хәтерләтә
Синең күзләрең.
Балдан да татлы тоела
Синең сүзләрең.
Үләннәрдән дә йомшактыр
Синең чәчләрең.
Сиңа булсын кулымдагы
Матур бүләгем!
-
Язның беренче көне белән! 01.03.2022

Язның беренче көне белән!
Борчулар артта калсын.
Алда безне бәхет-шатлык,
Тазалык каршы алсын. -
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2022

Сез барында күңел дә тыныч.
Илен сакларга да баса ир-ат,
Килеп туа калса куркыныч.
Бәйрәме дип йөртелә.
Улсолдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.









