Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Яңа ел белән! 31.12.2021

Яңа ел килә, яңа ел
Күрсәтсен ул яңа юл!
Ак бәхеткә, зур уңышка
Яхшылыкка илтсен ул! -
Бездә Яңа ел бәйрәме!) 28.12.2021

Яңа карлар ява җиргә Яңа бәхет, яңа шатлык
Яңарган төсле урам. Алып килсен Яңа ел.
Искесен күмәргә теләп Яңа җиңүләре белән
Тузынып йөри буран. Котлы булсын Яңа ел.
Урманнарга, бакчаларга Һава саф-рәхәт суларга
Урман, кырлар өстенә Яп-якты бөтен урам.
Ак мамыктай күбәләк кар Кыш бабай килде кунакка
Төшә дә төшә генә. Җир киде йомшак тунын.
Кыш бабай килгән Чыксаң чеметә,
Ап-ак тун кигән. Битне өшетә.
Көтә: кем генә Менә шул аның
Чыгар дип өйдән! Бөтен эше дә.
-
Конкурс "Дорожный калейдоскоп" 22.12.2021

В районном конкурсе на лучшую дидактическую игру по безопасности дорожного движения среди дошкольников образовательных организаций наш детский сад занял 3 место.
-
Кардан ясаган сыннарыбыз. 10.12.2021

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык. -
Кар бөртекләре ясап,тәрәзәләребезне бизәдек. 07.12.2021

-
3нче декабрь-Билгесез солдатларны искә алу көне! 03.12.2021

Билгелиләр Россиядә
“Билгесез солдат көне”н,
Сугыш хәрәкәтләрендә
Батырлык күрсәткәнен.Беркайчан да онытылмас
Үлемсез батырлыгы,
Хәтерләтер бу һәйкәлләр
Исемсез калганнарны.Авылларда, шәһәрләрдә
Искә алалар ел да,
Мәңгелек сынннар булып
Торалар күз алдында.Бүгеннән үк әзер кебек
Илебезне сакларга,
Чәчәкләр үстерәләр
Хөрмәт йөзеннән анда.Һәлак булган солдатларның
Батырлыгы үлемсез,
Тынычлык өчен гомерен
Биргәннәр бит, беләсез.Кабызалар мәңгелек ут
Һәйкәлләрнең алдында,
Онытылмас батырлыгы
Бер генә солдатның да!
(3.12.2020. Фәймә Зайнуллина) -
Кышның беренче көне белән!) 01.12.2021

Кыш килде
Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар. -
Конкурста катнаштык 29.11.2021

Экология буенча үткән "Мин һәм Кызыл китап" бәйгесендә катнашып бакчабызга йөрүче Мингазова Зилә 1нче урын алып,грамота белән бүләкләнде.
-
Әниләр көне белән Котлыйбыз! 26.11.2021

Әниемнең йомшак кулларына
Килә башларымны куясым.
Күз карашы назлы, ягымлы бит,
Килә битләреннән үбәсем.
Минем әнием иң тырышы,
Иң булганы, иң-иң матуры.
Сокланмаслык түгел әниемә ,
Ул бит минем иң-иң сабырым.
Һәр көн иркәләгән назлы сүзе,
Көләч йөзе, тәмле ашлары.
Күңелемдә җылы хисләр туа,
Әниемә котлау сүзләре.
Бул бәхетле, бул сәламәт әнием,
Менә сиңа бәйрәм бүләгем.
Чәчәкләрнең иң-иң матурларын
Сиңа гына әнием бирәмен.
-
"Чигүле читекләрем" 24.11.2021

Максат: халкыбызның милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен саклау;
җырлы-биюле уеннарын уйнау;
балаларда халкыбызның милли сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү
Аягымда чиккән читек,
Бизәге көлеп тора.
Нәкыш җепләрдән күңелгә
Җылы нур бөркеп тора.
Салават күпере төсе
Җемелди итекләрдә.
Останың кул җылыларын
Тоямын читекләрдә.
Биегән саен биетә
Каюлы читекләрем.
Үземә килешеп тора
Чигүле читекләрем.









