Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Хәрби техника күргәзмәсендә катнаштык. 22.02.2022

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кушлавыч мәктәбендә хәрби техника күргәзмәсе узды. Без дә әлеге чарада катнаштык. Истәлекле бүләкләр алдык.
-
21 нче февраль-Халыкара туган тел көне! 21.02.2022

Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил”дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
-
Әтиләребезгә бүләкләребез. 18.02.2022

-
"Муса Җәлил-безнең күңелләрдә" 15.02.2022

Герой шагыйрь Муса Җәлил тууына 116 ел тулуга багышланган Кушлавыч мәктәбе уздырган "Тамчы шоу" уенында бездә катнаштык.шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштык.
Әйтче, Муса, шундый батырлыкны
Кай җиреңдә саклап йөреттең?
Кемнән алдың мондый горурлыкны,
Нинди ялкыннарда чыныктың?
Җиңәр өчен шундый дошманнарны
Корычтай булгандыр беләгең.
Сөйләр өчен палач битенә төкереп,
Куш булгандыр синең йөрәгең.
Син күрсәттең, Муса, үзең теләп,
Матурлыкның ничек туганын.
Син күрсәттең үзең эшләп,
Батырлыкның ничек булганын.
Шулай чыныга икән корычлар,
Шулай сынала икән кылычлар.
Шулай туа икән җыр даны
Мәңгегә җырларлык булганы.
Сәйфи Кудаш «Әйтче, Муса»
-
7 нче февраль-Татарстан гербы көне! 07.02.2022

Татарстан Республикасының Югары Совет тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.
Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс — республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы. Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.
Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади, көч кулланудан якланганлыгын аңлата. Таҗ яфраклары җөп санынча булган ак кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.
Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә ул. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «ун аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.
Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.
Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.
Барснын койрыгын тотышы аның кәефе яхшы, үзенең дустанә булуын аңлата.
Үсемлектән хасил орнамент һәм лалә чәчәге татарда табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.
Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын күрсәтә. -
Февраль аена сынамышлар!) 02.02.2022

Февраль суык икән - җәй яхшы килә.
Февраль суык һәм коры - август эссе.
Февраль җылы булса - яз салкын килә.
Февральдә бәс күп булса - җәен чык күп төшәр, бал мул булыр.
Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә - яз озакка сузыла.
Февраль карсыз - коры җәй.
Февральнең соңгы атнасы суыграк булган саен, март җылырак килә.
-
Саф һавада күңелле. 23.01.2022

Салкын саф һава.
Салкын саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Әминә Бикчәнтәева
-
"Адымнар нык,юллар имин булсын!" 18.01.2022

Бүген бакчабызда,Арча районының "Юлларда куркынычсызлык хәрәкәте" бүлеге начальнигы Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы булды. Очрашу бик күңелле узды. Юлда йөрү кагыйдәләрен.юл билгеләрен искә төшереп,кызыклы уеннар уйнадык.
Хәерле юл, дусларым,
Исән – имин йөрегез.
Юлда тәртипле булуның ,
Файдасы күп, белегез. юл, дусларым,
-
Со старым новым годом!) 13.01.2022

Пусть Старый Новый год
Удачу принесет,
Здоровье укрепит,
В деньгах не обделит,
Беду прогонит прочь,
Сумеет всем помочь.
Пусть каждый то найдет,
О чем мечтал весь год. -
Бүген Элмирның туган көне. 01.01.2022
Котлы булсын туган көнең,Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең,Кайгы чаткылары күрмәсен.









