Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
22 нче апрель-Халыкара Җир көне. 22.04.2021

Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көнне Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез.
Куанып хозурда йөргәндә
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын…
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә…
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң ,табигать баласы! (Р. Вәлиева)
-
Габдулла Тукайны искә алып... 15.04.2021

15 апрель бөтен җир шарында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913 елда бу көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый.
Без дә бүген Г.Тукайны искә алып,аның һәйкәленә чәчәкләр салдык.
Без-бәхетле,без-шагыйрьле халык,
Без-Тукайлы халык мәңгегә!
-
12 апреля-День космонавтики. 12.04.2021

Юрий Гагарин
В. Степанов
В космической ракете
С названием «Восток»
Он первым на планете
Подняться к звездам смог.
Поет об этом песни
Весенняя капель:
Навеки будут вместе
Гагарин и апрель. -
Районкүләм проектта катнашабыз. 06.04.2021

"Г.Тукай геройлары минем янәшәмдә" районкүләм проектта бездә катнашабыз.
-
Халыкара Кошлар көне! 01.04.2021

Безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.
Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
-
Бездә акциядә катнашабыз) 29.03.2021

Безнең бакчада "Батарейка тапшыр-керпенең гомерен сакла!"акциясендә катнаша. Акциягә юктан гына әлеге исем куелмаган-бер батарейка бер керпе яши ала торган территорияне авыр металлар белән зарарлый. Балаларга җирдә аунап яткан батарейканың экологиягә зур зыян салуы турында сөйләнелде.
-
Гөллләр,гөлләр ,чәчәк атыгыз...) 25.03.2021

Бакчабызда матур гөлләр үстерәбез.Гөлләр тәрбияләгәнне ярата.Тузаннарын сөртеп,сулар сибеп торсак кына үзләренең матур чәчәкләре белән безне сөендерәләр,бүлмәбезне ямьләндерәләр.
Гөлләр гөрләп чәчәк атканга,
Йөгереп күңел синең шатлана.
Гөлләреңә гелдә су сибәм,
Шатлыгыңны синең сакларга.
Гөлләр, гөлләр чәчәк атыгыз,
Көннәрең моңсу, матурлатыз.
Гөлләр, гөлләр чәчәк атыгыз,
Көннәрең моңсу, матурлатыз.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын!) 21.03.2021

Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2021

Елмайса йөзеңнән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре. -
Әниләребезгә бүләк ясыйбыз. 05.03.2021










