Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Әтиләр көне белән котлыйбыз! 17.10.2021

Әти – гаилә башлыгы
Дөньяда иң яхшысы
Дус та ул, укытучы да
Һәм безнең тән сакчысыӘтиләр безнең өчен
Гаиләдә иң нык терәк
Әтиләрне һәрвакыт
Хөрмәт итәргә кирәкБүген сезнең бәйрәмегез
Кадерле әтиләребез!
Исәнлек-саулык сезгә
Бәхет-шатлык телибез! -
Көзге матурлык. 13.10.2021

Без бүген "Көзге табигатьтә кунакта"булдык.Алтын көзнең матурлыгына сокланып,җылы кояш астында үзебезгә көч җыйдык. Ел фасылы"Көз" турында белемнәребезне ныгыттык.
Сары- сары, сап- сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак-
Көзнең матур чаклары. -
Бәйрәмегез белән укытучылар! 05.10.2021

Алтын яфрак ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга…
Урам буйлап атлый укытучы
Чумган килеш тирән уйларга…Уйларыгыз изге…Сабыйларның
Күңеленә барып ялгана
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга.Һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны
Үз балаңа күпме җылы кирәк
Аларга да кирәк шул чаклы.Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк
Җил-давыллар җирдә азмы соң?
Чандыр иңегезгә күтәргәнсез
Күпме балаларның язмышын! -
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! 01.10.2021

Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
-
Өлкәннәребезгә бүләгебез. 29.09.2021

-
Тәрбиячеләр көне белән Котлыйбыз! 27.09.2021

Һәр баланы үз сабые сыман
Иркәли ул сөя ярата
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен
Тәрбиячеләргә каратаЭшегезгә тугры булганыгыз өчен
Рәхмәт әйтә әти-әниләр.
Тәрбияче икенче әни дип
Юкка гына, юкка әйтмиләрМәңге балкыр кояш гомерләре
Җылы нурларына сез ия
Сабыйларны бердәй тигез күреп
Биргән өчен дөрес тәрбия.Күңелләргә берүк уелмасын
Төзәлмәслек тирән яралар.
Ходай сезгә сабырлыклар бирсен
Яратсыннар сезне балалар! -
Көзге ярминкәгә күргәзмә эшебез. 24.09.2021

-
"Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк!" 21.09.2021

Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең иң мөһим бурычларының берсе булып кала бирә.Шул уңайдан,балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында күзаллауларын формалаштыру буенча көндәлек эш алып барыла. Тәрбияченең балалар белән уртак эшчәнлеге барышында, урамда һәм транспортта үз-үзеңне тотуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән әңгәмәләр, ситуатив уеннар, иллюстрацияләр һәм мультфильмнар каралды.
-
Көз турында сынамышлар. 16.09.2021

Бурычлар: 1. Балаларда көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү. 2. Балаларның хәтер сәләтен, диалогик сөйләмнәрен үстерү. 3. Матур әдәбият белән балаларның кызыксынуын үстерү буенча алдагы эшчәнлектә башлаган эшне дәвам итү, шигырьнең эчтәлеген, катлаулы сүзләрне аңларга булышу, шигырьне яттан сөйләргә өйрәтү.
а) Миләш күп булган елны көз озын һәм яңгырлы була.
б) Сентябрьдә алма, ә октябрьда кәбестә исе аңкый.
в) Агачтан яфрак сирәк коелса, кыш салкын була.
-
Туган көнең белән! 13.09.2021

Бүген Рүзиләнең Туган көне. Ана бүген 3 яшь.
Котлы булсың Туган көнең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй,шат елмайган йөзең,
Кайгы чаткылары күрмәсен.









