Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Туган көнен белән Кыш Бабай!) 18.11.2020

Барлык балалар да Кыш Бабайга хат язарга ярата. Менә без дә Кыш Бабайга хат яздык әле. Бүләк сорап түгел,э туган көне белән котлап 18 ноябрьдә – Кыш Бабайның туган көне. Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, якынча исәпләүләр буенча ул 2000нче яшен күптән тутырган инде. Нигә нәкъ менә бу көндә дисезме?! Чөнки суыклар менә шушы көннән башлана икән. Туган ягы Бөек Устюг. Һәркем бүләк көткән шикелле ул да туган көненә бүләк көтә. Туган көнен белән Кыш Бабай!
-
Аппликация"Кыш бабай" 13.11.2020

-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне! 06.11.2020

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе с кабул ителде. Шуңа да 6 ноябрь – барлык татарстанлылар өчен мөһим дата, тирән эчтәлекле бәйрәм. Татарстанның үз Конституциясен кабул итү республика үсешендә зур роль уйнады һәм аның киләчәк юлын билгеләде. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисадый мөмкинлекләрне күпмилләтле, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге бирде. Конституция кабул ителгәннән соң, өч дистәгә якын ел эчендә Татарстаныбыз нык узгәрде: үсте, ныгыды, матурайды! Илебездә һәрвакыт иминлек һәм тынычлык хөкем сөрсен!
-
Туган көн! 05.11.2020

-
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2020

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Һәр нигезнең, һәр авылның
Һәр каланың үткәне бар…
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар…..
Горур сүз әйт, сорасалар:
“Ни кавемнән? Нинди җирдән?”
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син.
-
Иртәнге зарядка) 23.10.2020

Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә
-
Октябрь аена сынамышлар. 20.10.2020

Октябрь-көзнең икенче ае. Октябрь аенда агачлар төрле буяулар белән бизәлеп, яфракларын ташлый башлый. Көннәр кыскара, һавада салкын исе килә. "Октябрь аенда төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш", - дип юкка гына әйтмиләр. Октябрьдәге халык сынамышлары һава торышының нинди булачагын, кышын, язын һәм җәен ни көтәргә кирәклеген әйтеп торачак.
Җылы октябрь-салкын кышка.
Көчле һәм дәвамлы салкыннар - кышкы салкыннарга.
Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак.
Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак.
Беренче кар чын кышга кадәр кырык көн кала төшә.Яфраклар тиз коелса -кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса - кыш кыска була.
Октябрь башында каенга карагыз-яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак. -
Дидактик уеннар уйнарга яратабыз 16.10.2020

Балалар дидактик "Ферма"уенын бик яратып,кызыксынып уйныйлар. Хайваннарнын исемнәрен ике телдә әйтеп,санап баралар.Уен бик кызыксындыра торган.
-
Саф һавада ) 14.10.2020

Көзнең матур көннәренен кадерен белеп калыйк әле. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау бик күңелле.
-
Уйный-уйный үсәбез. 08.10.2020

Балалар зур пазлларны төзеп уйнарга бик яраталар.









