Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
27 ноябрь-Әниләр көне! 27.11.2016

Әкрен генә карлар ява
Дөнья бик юмарт бүген.
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә.
“Әле ярый сез бар җирдә”
Без сабый нәниләргә
-
Әниләргә бүләк ясыйбыз.
22.11.2016
Әниләргә бүләк ясыйбыз,
Иренмибез,тырышабыз.
Үзең хезмәт куйган әйбер,
Зур бүләк дип уйлыйбыз.
-
18 нче ноябрь-Кыш бабайның туган көне.
18.11.2016
Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, бүген ул бәйрәмен билгеләп үтә, диделәр. 18 нче ноябрьдә аның туган ягы Бөек Устюгта чын кышкы салкыннар башлана икән, нәкъ менә шул уңайдан, балалар Кыш бабайның туган көнен шушы көнгә билгеләгәннәр.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. 16.11.2016

Максат:Төрле формадагыпредмет өлешләрен кисеп,алардан сурәт төзи белүләрен,икегә бөкләнгән кәгазьдән симметрик өлешләр кисүне ныгыту.Активлык,иҗадилык,матур эшләрне аера белү,алар турында сөйләүне,күзаллауларын ныгыту.
-
Бездә бүген туган көн!))) 14.11.2016

Данис,сине чын күңелебездән Туган көнең белән котлыйбыз!
Син яшәгән гүзәл җирдә
Гел аяз булсың күгең.
Бәхетле балачак,озын гомер
Телибез сиңа бүген.
-
Семинарда. 10.11.2016

Бүген безнең тәрбиячебез Арчаның 5 нче номерлы "Кояшкай"балалар бакчасында "Федераль белем стандартлары нигезендә татар балалар бакчаларында белем бирү сыйфатын үстерү ысулларына"темасына узган семинарда катнашты.
-
09.11.2016

Ноябрь - горбатый старичок,
Глаза - как льдинки, нос - крючок!
Взгляд недовольный и колючий,
Холодный месяц, в небе тучи.
Златую осень провожает,
А зиму белую встречает!
Меняет он тепло на холод
И устает - уже не молод!
Но ветер северный поможет:
Сорвет листву, в ковер уложит,
Укроет землю покрывалом,
Чтоб до весны не замерзала! -
"Домино"уеннары уйныйбыз. 08.11.2016

"Домино"уены балаларда зирәклек,коллективта үз-үзеңне тота белү сыйфатларын үстрә.Логик фикерләү сәләтен үстерә,хәтерне яхшырта.
-
Уенчыкларыбызны юабыз. 06.11.2016

-
6 нчы ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2016

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
Татарстанның Конституциясе сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар да тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.
Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм вөҗдан иреге бирелә.
Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.









