Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
| Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
27.10.2022

"Әй күңелле балачак мәңге истә калачак"
-
“Кеше дуслык белән көчле”))) 24.10.2022

Без бүген дуслык, авырлык килгәндә бер-береңә ярдәм итү турында сөйләштек. Дуслык турында кагыйдәләр өйрәндек? Рәсемнәр ясап дусларыбызга бүләк иттек.
-
“Кеше дуслык белән көчле”))) 24.10.2022

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү күңелле дә,
Гөрләп бара һәрбер эшең дә.
-
Рәсем белем бирү эшчәнлеге)))) 21.10.2022

Тема:” Флаг белән бизәлгән автобус шәһәр урамыннан бара”
Максат:. 1. Эстетик зәвык тәрбияләү.
2. Балаларны төрле транспорт төрләре ясарга өйрәтү.
3. Рәсемне зур итеп ясарга һәм альбом битенә дөрес урнаштырырга өйрәтү.
4.Карандаш белән ясау осталыкларын ныгыту
Кулланма материал: Альбом бите, төсле карандашлар
- Рәсемнэр карау.
- Автобус ясау эзлеклелеген, төсләрен ачыклау, ясап күрсәтү.
- Балаларның мөст. эше.
Эшләрне карау, анализлау, бәяләү
-
Режим моменты)) 18.10.2022

Балаларның бай рухлы, сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Уен эшчәнлеге мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес булып формалашуында мөһим урын алып тора. Бала уен вакытында төрле вакыйгаларны чагылдыра. Бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул. Бала мөстәкыйль һәм иптәшләре белән уйный белсен өчен, аңа кечкенәдән үк ярдәм итеп, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Уен ул – катнаш сәнгать һәм мәдәният төре, аның байтагында көй, бию, махсус җайланмалар катнаша.
-
Кул эше белем бирү эшчәнлеге))) 14.10.2022

Агачларга хас билгеләрне чагыштырырга һәм төрле өлешләрен, пропорцияләрен күрсәтергә өйрәтү. Туган як үсемлекләре гүзәллеген күрә белергә өйрәтеп, балаларның нәфасәти хисләрен үстерү.
-
Режим моменты))) 04.10.2022

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәмитә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештырусәләтләре үсә
-
Бәйрәм белән!!! 01.10.2022

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр
Өлкән затлар ихлас елмайса…
-
"Көзге агач" 21.09.2022

Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән
-
“Юлда йөрсәң бул өлгер – юл кагыйдәсен нык бел!” 19.09.2022

Максат.
1. Уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.
2. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китергәне турында аңлатма бирү.
3. Юлларда сак булуны, игътибарлыкны тәрбияләү. Алынган белемнәрне уеннарда, көндәлек тормышта куллана белергә йөрәтүне дәвам итү.
Җиһазлау: Юл билгеләре .








