Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
| Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
“ Күңелле математика” 05.04.2022

Максат: Балаларны математика шөгыленә кызыксындыру, бергәләп уйнау, уйлау теләге булдыру, математик кузаллауларын, логик фикерләу сәләтен арттыру, сүзлек байлыгын, игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тест))) 04.04.2022

-
1 нче апрель- кошлар көне))) 01.04.2022

Яратам кошларның
Җырларын, моңнарын,
Алар бит канатлы
Бизәге дөньяның
Сөегез, балалар,
Тимәгез кошларга,
Карлыгач баласын
Бирмәгез усалга.
-
Кошлар -безнең дусларыбыз))) 01.04.2022

Максат:
1. Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.
2. Балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү.
3. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.
4. Вак кул моторикасын үстерү.
5. Күтәренке, шатлыклы эмоцияләр тудыру
-
Бишек җыры конкурсында катнаштык))) 24.03.2022

Бишек җырлары — кеше күңеленең иң нечкә кыллары. Шуңа да аларның һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буе күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри.
Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла. ана ул мәлдә күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади, самими итеп җиткерергә омтыла.
-
«Эколята - табигать дуслары һәм сакчылары» 23.03.2022

"Табигать кеше тәрбияләүнең бай чыганагы" - дип язды күренекле педагог В.А.Сухомлинский.Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу -балаларның рухи дөньясын баета уйларга өйрәтә.Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус , тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында бакчабызда «Эколята - табигать дуслары һәм сакчылары» дигән экологик әңгәмә уздырылды. -
Нәүрүз бәйрәме))) 21.03.2022

Җылы нурларын көннән – көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде. Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.
Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме.
Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә
-
"Чума үрдәк чума каз" җырлы - биюле уены)) 21.03.2022

Нәүрүз бәйрәме.
Максат: Балаларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәме – Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру. Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.
-
Уенчыклар юабыз))) 18.03.2022

-
Котлыйбыз!! 17.03.2022

“Туган телем” шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашып Ихсанова Зәмирә диплом белән бүләкләнде.








