Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Первенство района по борьбе 18.01.2016

16 января учащиеся 6-8 классов участвовали в Первенстве Арского муниципального района по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе «Корэш» среди юношей 1999 г.г.р. и моложе, на призы Главы Арского муниципального района.
-
Сынау тәртибендәге БРТ узды 16.01.2016

15 гыйнварда 9 нчы сыйныф укучылары белән сынау тәртибендәге Бердәм Республика Тесты уздырдык.Тест укучыларның түбәндәге белем һәм күнекмәләрен истә тотып уздырылды:
- татар теленең орфоэпик, орфографик, грамматик, лексик, пунктуацион, нормалары , аларны үз язма сөйләмендә куллану;
- тел берәмлекләренә төрлечә анализ ясый алуы;
- язма текстны анализлый алуның методларын (стилистик,дәлилләү,фикер йөртү) куллана алу;
- коммуникатив максатлар һәм бурычларга яраклы рәвештә фикерен язмача әйтүе,сөйләм тәртибе нормаларын үтәве;
- татар теленең лексик байлыгын дөрес файдалану.
-
Директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының чираттагы киңәшмәсендә
16.01.2016
15 гыйнварда Мәгариф идарәсенең актлар залында директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының чираттагы киңәшмәсе булды.
Анда балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Завялова Л.Н. чыгыш ясады. Ул күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, аларның яшәү шартларын даими күзәтү астына алырга кирәклеге турында сөйләде. Яшүсмерләр катнашында җинаять кылу очракларының артуы күзәтелгәнлеген әйтте. Шулай ук мәктәп татулаштыру хезмәте эшчәнлеген активлаштыру кирәклегенә басым ясады,әлеге хезмәтнең үзенчәлекләрен аңлатты.
И.А.Хәбибуллин үз чыгышында физик тәрбия укытучылары тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде, уңай һәм кимчелекле якларга тукталды. Алда торган бурычларны атады.
Мостафина Э.Г. мәктәпләрдә “Дәүләт телләре турында “ Законның үтәлешенең торышына тукталды, тәрбияви чараларның ике телдә оештырылырга тиешлеген ассызыклады. Шулай ук профориентацион эшнең оештырылу дәрәҗәсе турында сөйләде.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М.: “Тәрбияле бала һәм белем сыйфаты-безнең төп максат әнә шулар. Һәр бала күз уңында булырга тиеш. Мәктәп сайтлары-көндәлек эшебезнең күрсәткече, алар даими тулыланып торырга тиешләр. Электрон түләүләр буенча эшне җанландыру сорала.”
-
Җыелыш булып узды
15.01.2016
Бүген, 15 нче гыйнвар көнне Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә мәгариф идарәсе һәм район профсоюз оешмасы арасында төзелгән килешүнең үтәлешен тикшерү буенча җыелыш булып узды.Төп докладлар белән мәгариф идәрәсе җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәрович һәм мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Харисов Вакыйф Вагизович чыгыш ясады. Аннан соң фикер алышуларда мәктәп директорлары һәм профсоюз рәисләре катнашты. Соңыннан юбилярларны, йөзү , шашка һәм шахмат ярышларында алдынгы урыннарны яулаган башлангыч профсоюз оешмаларын котлаулар булды. Безнең мәктәп шахмат ярышлары буенча 3 нче урынны яулады.
-
Зональное совещание по подготовке к ГИА-2016 13.01.2016

13 января в АГ№5 состоялось совещание по подготовке к государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2016 года с участием руководителей образовательных учреждений, заместителей директоров по учебной работе. На совещании выступил З.М. Давлетбаев- начальник МУ «Управление образования» исполкома Арского муниципального района на тему “Итоги проведения единого государственного экзамена в 2015 году и направления развития в 2016 году и Изменения в организации и проведении единого государственного экзамена в 2016 году. Далее выступили руководители общеобразовательных учреждений с отчетом о проделанной работе в рамках подготовки к государственной итоговой аттестации в 2016 году
-
Соревнования по шахматам 11.01.2016

Учитель биологии Шакиров Р.Н. занял 3 место в финальных соревнованиях по шахматам среди членов профсоюза учреждений образования Арского муниципального района РТ.Поздравляем!!!
-
ГТО фестивале 06.01.2016

5 нче декабрь көнне ГТО фестивале үтте. Бу фестивальдә безнең мәктәптән,физик тәрбия укытучысы Сафин Ленар Яхиевич җитәкчелегендә 2 бала катнашып кайтты. Алар үзләренең спортта нинди дәрәҗәдә булуларын күрсәттеләр. Турникта тартылу,чаңгы ярышы һэм идәннән этелү буенча үзләренең көчләрен сынадылар.
-
Арча район башлыгы чыршы бәйрәмендә 04.01.2016

Яңа ел ул - могҗиза, төрле хыялларның тормышка ашуы һ.б. Яңа ел дигәч, минем күз алдыма Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, гирляндалар һәм әлбәттә инде, мандариннар һәм бүләкләр күз алдыма килә. Яңа ел юкка гына кыш айларының берсендә түгелдер, чөнки кыш ул - үзе дә могҗиза, бөтен дөнья ап-ак.
Ел саен кышкы каникулларга китәр алдыннан мәктәпләрдә яңа ел чаралары уза, һәм ул бездә дә узды. Матур биюләр, җырлар, уеннар, бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Ә минем сезгә 28нче декабрь көнне Арчада узган район хакимияте башлыгы чыршысы турында сөйләп үтәсем килә.
Безне килгәч тә 1 нче номерлы мәктәптә төшке аш белән сыйладылар, ә аннары без Арчаның спорткомплексына киттек. Анда кергәндә үк ниндидер могҗиза хөкем сөрә иде, чөнки спорткомплексны гирляндалар белән бизәлгән һәм уртада чыршы торган итеп күз алдына да китереп булмый иде дияргә була. Безнең кулларга ишектән кергәч тә ленталар бәйләделәр, тик ни өчендер алар төрле төсләрдә иде, һәм бу безгә бик сәер булып тоелды. Берзаман бер төстәге ленталы кешеләрне бер җиргә, икенчеләрен икенче җиргә җыярга тотындылар, бу безгә һаман да сер булып калды. Ә менә ни өчен булган икән ул, безне командаларга бүлделәр, һәм без кураторларыбыз белән төрле станцияләрдә уеннар уйнадык, кул эшләре эшләдек, Кыш бабайга шигырь сөйләп бүләкләр алдык.
Ахырдан һәр чыршы бәйрәмендә була торган традиция буенча чыршы тирәли җыр җырлап әйләндек, безгә бүләкләр бирделәр, безгә бәйрәм бик ошады. Мондый чаралар күбрәк булсын иде.
Маликова Гүзәл, 8 класс укучысы
-
Учи.ру сайтында уңышлы шөгыльләнә 03.01.2016

4 класс укучылары , декабрь аенда Учи.ру сайтында регистрация узып, өйләрендә математика фәненнән онлайн курста шөгыльләнә башлаганнар иде. Бер укучыбыз, Фәйзиев Фиргать , математикадан онлайн курсның база өлешен уңышлы узганы өчен диплом белән бүләкләнде. Бу укучыны диплом алуы белән котлыйбыз, алдагы эшләрендә уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 02.01.2016

Башлангыч класс укучылары , Д.Р.Киплингның тууына 150 ел булу уңаеннан, районда үткәрелгән балаларның иҗади эшләре конкурсына үзләренең эшләрен җибәргәннәр иде. Менә нәтиҗәләр дә билгеле булды: “Секреты сказки” исемендәге кроссвордлар конкурсында 4 класс укучылары 1нче урын, "С юбилеем, дорогая сказка" дип исемләнгән коллажлар конкурсында 3 класс укучылары 2 нче урын һәм 2 нче класс укучысы Юсупова Дилә 3 нче урын. "Вам письмо, Мистер Киплинг" исемендәге конкурска хат язып җибәргән 1 нче класс укучысы Юсупова Ания катнашкан өчен сертификатка ия булды. Барлык укучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз!
















