Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Ут-дус та, дошман да”. 18.03.2016

“Ут-дус та, дошман да”. Мәктәбебездә районыбызның янгын сүндерү бүлеге һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күңелле дә, файдалы да булган чара әнә шулай дип аталды. Безгә кунакка Бөтенроссия ирекле янгын оешмасының Арча бүлеге җитәкчесе Әмирфатов Әмир Исмәгыйль улы, Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлим улы, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Мәхмүтов Илшат Ришат улы , ВДПО оешмасының Арча бүлеге инструкторы Рәхимова Миләүшә Гомәр кызы килделәр.
7 нче класс укучылары, ике командага бүленеп, янгынны кисәтү, булдырмау белән бәйле ярышларда көч сынаштылар. Укучылар башта викторина сорауларына җавап бирделәр, соңыннан җәнлекләрне янгыннан “коткардылар”, янгын сүндерүче киемен вакытка киеп-салдылар һәм башка конкурсларда катнаштылар, команда капитаннары өчен махсус ярыш төре уйланылган иде. Ике команда да бик нык тырышты.Бераз гына өстенлек белән “Дуслык” командасы җиңү
яулады. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Язгы каникуллар башлана. Бу чорда барыбыздан да аеруча игътибарлы, сак булу сорала. Ут белән шаяру күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. “Карактан кала, уттан калмый”. Янгынчыларның чыгышы әнә шуңа ишарә.
-
Арча балы-2016 17.03.2016

Менә инде икенче ел Арчада матур күренеш -19 нчы гасырга хас стильдә бию ярышы уздырыла. Берсеннән -берсе матур итеп чыгыш ясаган парларга карап туймаслык.. Безнең мәктәптән балда 8-9 нчы класс укучылары Шәмсетдинов Алмаз,Нурмиев Инсаф,Хөсәнов Хәлим.Исхаков Раил,Галиахметов Рәсим,Газизова Ләйсән,Шакирова Энҗе,Зиннатуллина Ландыш,Җәләева Зәлия,Кәбирова Алинә катнашты. Коллектив белән инглиз теле укытучысы Кадырова Л.Ф. җитәкчелек итте. Алар "Гусарская полька” биюе белән 3 нче урынны яуладылар. Мәктәп данын яклап, зур тырышлык белән чыгыш ясаганнары өчен без аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез..
-
Әлифба бәйрәме 16.03.2016

15 март көнне мәктәптә Әлифба бәйрәме үтте. 1нче класс укучылары үзләренең беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар янына кунакка Шүрәле дә килде. Балалар аны хәрефләр танырга, санарга өйрәттеләр. Шүрәле аларга үзенең матур җырын бүләк итте. Соңыннан әти-әнилр балаларны зур җиңүләребелән котладылар
-
Укытучылар ГТО нормаларын тапшырдылар. 12.03.2016

Бүген Арча районыны стадионында безнең мәктәптән дә укытучылар ГТО нормаларын уңышлы тапшырдылар.
-
Иске Кырлай мәктәбендә семинарда
11.03.2016
Педагог-оештыручы Хамидуллина З.Я.Иске Кырлай мәктәбе базасында район педагог-организаторлар семинарында катнашып кайтты.Семинар кысаларында 1-4 класс укучылары катнашында "Белем иленә сәяхәт" уен-экскурсиясе, "Ялкын" укучылар оешмасы утырышы, кусудама -корзин ясау буенча мастер класс, Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Таныш булыйк, Шүрәле!" спектакле, һәм "Кызлар -йолдызлар" кичәсе тәкъдим ителде. Педагог-организаторлар семинарында Арча укучылар сарае методисты Алсу Мухаматовна, Шакирова Миләүшә Ниязовна һәм "Нур" телевидениесе да катнашты.
-
На районных соревнованиях по авиамодельному спорту 10.03.2016

Сегодня состоялись районные соревнования по авиамодельному спорту в лично-командном первенстве в классе зальных метательных моделей планеров международного класса (FIN-150 на продолжительность полета). Учащийся 7 класса Файзрахманов Айназ вошел в шестерку сильнейших и награжден грамотой. Поздравляем!
-
Готовимся к конкурсу по авиамодельному спорту 09.03.2016

Завтра в Арском дворце школьников состоятся районные соревнования по авиамодельному спорту в лично-командном первенстве в классе зальных метательных моделей планеров международного класса (FIN-150 на продолжительность полёта). Наши учащиеся с удовольствием готовятся к данным соревнованиям. Сегодня они конструируют самолеты и испытывают их на продолжительность полета. Пожелаем им успехов!
-
8 Март бәйрәме 06.03.2016

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф балалары һәм 5-6нчы сыйныф укучылары көче белән бәйрәм концерты үткәрелде.Укучылар педагог-оештыручы Хәмидуллина З.Я. җитәкчелегендә барлык хатын-кыз укытучыларны,хезмәткәрләрне, кызларны бәйрәм белән котладылар: матур чыгыш күрсәттеләр. Бәйрәм залын әниләр турында язылган язмалар,аларның фоторәсемнәре, 8нче Мартка багышланган рәсемнәр күргәзмәсе бизәде. Башлангыч сыйныф балаларының үз куллары белән ясаган үзенчәлекле чәчәк букетлары бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрде.
-
8 нче март хатын - кызлар көне 05.03.2016

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф балалары һәм 5-6нчы сыйныф укучылары көче белән бәйрәм концерты үткәрелде .Укучылар педагог-оештыручы Хәмидуллина З.Я. җитәкчелегендә барлык хатын-кыз укытучыларны,хезмәткәрләрне, кызларны бәйрәм белән котладылар: матур чыгыш күрсәттеләр. Бәйрәм залын әниләр турында язылган язмалар,аларның фоторәсемнәре, 8нче Мартка багышланган рәсемнәр күргәзмәсе бизәде. Башлангыч сыйныф балаларының үз куллары белән ясаган үзенчәлекле чәчәк букетлары бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрде.
-
"Тукайга ияреп.." 04.03.2016

Бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай мәктәбендә “ Тукайга ияреп...” дип исемләнгән яшь иҗатчылар конкурсы узды.Кон-курста Арча районы укучылары белән беррәттән, республикабызның бик күп мәктәпләреннән кунаклар катнашты.Безнең мәктәбебездән 7 нче сыйныф укучысы Хәмидуллин Дәниф – 1 нче урынга, 3 нчы сыйныф укучылары Кәрмов Фәнис, Гаязова Азалия “Заманчалаштру һәм сәхнәләштерү” номинациясендә -3 нче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз.
















