Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Поздравляем! 25.04.2016

С 18 по 23 апреля 2016 года в городе Королёве, Московской области прошла Семнадцатая Всероссийская Олимпиада «Созвездие-2016» научно-исследовательских и учебно-исследовательских проектов детей и молодежи по проблемам защиты окружающей среды «Человек– Земля – Космос». На финальную часть Олимпиады была приглашена и ученица 8 класса нашей школы Юсупова Аида. Она заняла 4 место в номинации «Энергия и человек». Поздравляем Юсупову Аиду и подготовившего к олимпиаде учителя физики Гильмизянова Рафиля Нуретдиновича и желаем им дальнейших успехов!
-
«Берёза белая-подруга верная « исемле китап тәкъдим ителде 22.04.2016

22 нче апрель көнне “Казан арты” этнографик музеенда районыбызның китап сөючеләре өчен бик эчтәлекле чара оештырылды : укытучы,танылган журналист,тәрҗемәче, гомеренең 19 елдан артык чорын район газетасы редакциясендә хезмәт итүгә багышлаган каләм иясе, гади ,туры сүзле, ярдәмчел Римма ханым Надршинаның «Берёза белая-подруга верная « исемле китабы тәкъдим ителде. Әлеге җыентыкка авторның төрле елларда республикабызда чыккан газета- журналларда басылган язмалары, повестьлары, хикәяләре урын алган.
Кичәдә Римма Никита кызының тормыш юлы белән бәйле мәгълүматлар да яңгырады. Ул Сахалинда туа, бала чагы районыбызның Яңа Сала авылында үтә. Язучылык таланты, автор үзе билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шушы авыл чишмәләреннән, табигатеннән килә. Чарада Римма ханымның чордашлары, хезмәттәшләре, укучылары, балалары чыгыш ясады. Барысы да авторга әлеге китабы белән сөендергәне өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр, саулык-сәламәтлек, иҗади дәрт, киләчәк әле тагын матур әсәрләр иҗат итүен, яңа китаплар чыгаруын теләделәр. Зал тутырып килгән тамашачы әлеге чарадан тирән канәгатьлек хисләре белән таралды.
-
Зональное соревнование по волейболу 21.04.2016

20 апреля в МБОУ «Казанбашская ООШ” прошел зональный тур соревнования по волейболу среди юношей 2000-2002 г.р. и среди девушек 2000-2002 г.р. Команда юношей нашей школы заняла 1 место, команда девушек 2 место. Поздравляем и желаем побед в финале!
-
«День донора» (#ДонорТатарстана, #Деньдонор) 20.04.2016

Сегодня очередной день добрых дел В рамках проекта «Добрый Татарстан» (#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН) «День донора» (#ДонорТатарстана, #Деньдонора), он посвящен популяризации донорства. Учащиеся нашей школы познакомились с историей возникновения и символикой донорства. Провели информационных добровольческих действия по разъяснению важности сдачи крови и плазмы, провели конкурс сочинений, эссе (7-8 кл.) , рисунков (5-6кл.)на тему дня.
-
Бердәм дәрес 20.04.2016

Бүген, 20 нче апрель көнне, Г.Тукайның 130-еллыгына багышланган бердәм дәрес үткәрелде.
Башлангыч класс укучылары катнашында “ Без Тукайны яратабыз” исемендәге викторина үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп үзләренең Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, аның әсәрләре турындагы белемнәрен сынап карадылар. Ярышта “Тукай оныклары” командасы аз гына өстенлек белән беренче урынга чыкты . Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
20 нче апрель көнне 7 нче сыйныф укучылары белән Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган “Тамчы – шоу” интелектуаль уены үткәрелде. Уен укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру; укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету; тел культурасын үстерү; укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру; эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; туган телгә, әдәбиятка, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Уен 7 турда үтте. Укучылар ике командага бүленде. Һәр команда үзенә исем, девиз сайлады. I команда “Ялкын”, II команда “Дуслык”. Уенда Г.Тукайның биографиясе, әсәрләреннән өзекләр, әсәрне тану, үзләре өйдә ятлап килгән Г.Тукайның шигырьләрен яттан сыйләделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеп шул сүздән яңа сүзләр төзеделәр. Ахырдан капитаннар ярышы булды. Һәр команда капитаннарына сораулар бирелде. Бу уенда “Ялкын” командасы җиңү яулады. Һәр командага грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
19 апреля 2016 года – «День доброго кино» 19.04.2016

Сегодня очередной день добрых дел В рамках проекта «Добрый Татарстан» (#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН) сегодня «День доброго кино» (#Годкино, #кинопродобровольцев, #киноТатарстана). В школе провели конкурс сочинений на тему «Моё любимое кино». (2-6 класс)
После уроков организовали просмотр мультипликационного фильма «Ирҗан” (Әхлак дәресләре), пропагандирующего общечеловеческие ценности.
-
17 апреля - «Доброе здоровье» (#ЗдорОвоЖивем, #Здороваянация, #Моездоровье) 17.04.2016

Сегодня очередной день добрых дел В рамках проекта «Добрый Татарстан» (#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН) - «Доброе здоровье» (#ЗдорОвоЖивем, #Здороваянация, #Моездоровье)
Ученики нашей школы провели мероприятия по популяризация здорового образа жизни.
Ученики 7-го класса в руководстве классного руководителя Хмидуллина Д.М. провели добровольческую акцию «Мы за чистоту улиц». А классный руководитель 6-го класса Хамидуллина З.Я. провела урок здоровья «Здоровый образ жизни».
-
Өмәдә катнашу 15.04.2016

Әйләнә-тирәне чистарту икеайлыгы кысаларында 15 апрель көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары бердәм төстә өмәгә чыктылар. Мәктәп яны территориясе, үзәк юл, авыл чишмәләре яны, Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәл тирәсе чуп-чардан арындырылды. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
-
Космонавтика көненә карата 12.04.2016

12 апрель көнне һәр ел саен космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә космонавтика көненә багышланган “Могҗизалар кыры” уздырылды. Башта 7, 8, 9 класслар арасында сайлап алу туры булды. Иң зирәк укучылар залда көч сынаштылар. 9 нчы класс укучысы Газизова Ләйсән супер уенда да катнашып, җиңеп чыкты. Тамашачылар да викторина сорауларына җавап биреп, галәм турында белгәннәрен искә төшерделәр. Космонатика көненә багышлап, китап күргәзмәсе дә оештырылды.
-
Сингапур укуларының өченче этабы. 11.04.2016

8 апрель көнне районыбыз мәктәпләреннән җыелган укытучылар өчен Өчиле гомуми төп мәктәбендә Сингапур укуларының өченче этабы оештырылды. Район мәгариф бүлеге методисты Г. Х. Феоктистова җитәкчелегендә тренинг укытучылары укуларның асылына төшендерделәр: теория практик өлеш белән аралаштырылды. Структураларны дәресләрдә куллану, проблемалар һәм креатив чишелешләрне табу мөмкинлекләренә күбрәк тукталдылар. Бу укуларның соңгы этабы иде һәм катнашкан һәркем сертификатка ия булды.
















