Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Безопасность сети ИНТЕРНЕТ 28.10.2016

28 октября 2016 года в МБОУ «Нижнеатынской ООШ» с учащимися 8,9 классов учитель информатики Шамсетдинова Ф.Ф. провела урок - беседу безопасности в сети Интернет. Учитель познакомил учащихся с преимуществами сети Интернет, скрытыми и открытыми угрозами, классификацией Интернет угроз, с методами борьбы с ними. Урок получился информативным, полезным.
-
Хуш, Алтын көз! 24.10.2016

Җиһанда көз хакимлек итә. Әле кайчан гына бөтен тирә-як яшеллеккә күмелгән иде. Хәзер исә табигатьтә нинди генә төсләр юк. Көз ул- байлык,муллык чоры. Басу-кырлардан мул уңыш җыеп алынды. Дөрес, әле бүген дә иген кырларында комбайннар гөрелтесе колакларыбызны иркәли: алар кукуруз, көнбагыш кебек соңрак өлгерә торган культураларны җыеп суктыралар. Көз,бер яктан, мул уңышы, кабатланмас чуар табигате, агачлары, яфраклары, шулай ук матур әбиләр чуагы, беренче кары, беренче кыравы белән сөендерсә, икенче яктан, салкыны, ачы җилләре белән күңелләрне өшетә. Әмма ничек кенә булмасын, көз көз инде ул. Табигатьтә аның үз вакыты, үз законнары,үз урыны.
Мәктәбебездә укучылар тарафыннан ел да көтеп алынган Көзне озату бәйрәме үтте. Быел без аны табигать кочагына сәяхәткә чыгып билгеләп үттек. Өстән бераз гына сибәләп торган карлы яңгыр да ниятебезне үзгәртә алмады. Бәйрәм программасына учак ягып казанда ботка пешерү, самоварда чәй кайнатып эчү, төрле хәрәкәтле уеннарда катнашу, палатка кору, рюкзак әзерләү кебек чаралар кертелде. Уеннарны класс җитәкчеләре оештырды, рәхмәт аларга! Бәйрәмне оештыруда мәктәбебез җитәкчесе Илнур Наил улының турыдан-туры ярдәме, баштан ахыргача безнең белән булуы әлеге чараның эчтәлеген тагын да тулыландырды. Кич белән өлкән класс укучылары өчен дискотека булды.
-
Ветеринар үзәктә булдылар 22.10.2016

Профессия сайлау буенча электив курс кысаларында 9нчы сыйныф укучылары укытучы Хәмидуллина З.Я. җитәкчелегендә Урта Аты авылындагы яңа ачылган ветеринар үзәктә экскурсиядә булдылар. Хезмәткәр Мөхәммәтҗанов Лимар Рамил улы бинадагы кабинетлар,аларда нинди эшләр башкарылачагы турында сөйләде,хезмәтенең үзенчәлекләренә тукталды.Укучылар аңа нинди уку йортын тәмамлавы,белгечлегенең үзенчәлекләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашудан балалар канәгать калдылар.
-
Бассейнга бардылар 21.10.2016

20 нче октябрьдә башлангыч класс укучылары, Закирова Алия Рафисовна җитәкчелегендә , ДЮСШ “Арча” да булдылар. Бассейнда алар беренчел йөзү күнекмәләрен алдылар. Балаларга суда йөзү бик ошады. Алар бассейн хезмәткәрләренә һәм җитәкче апаларына рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Мәркәзебез Казанда. 17.10.2016

Түбән Аты мәктәбе укытучылар коллективыГ.Камал театрында“яшь драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган “Әрем исе” дип исемләнгән спектакль карадылар. Әсәрнең режиссеры – Айрат Абушахманов.Рольләрдә театрның атаклы артистлары Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Зөлфирә Зарипова, шулай ук Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Эмиль Талипов, Алмаз Сабирзянов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Нәфисә Хәйруллина уйнадылар. Г.Камал театрына сәяхәттән барыбыз да кәнәгать калдык. Шушы чараны оештырган профсоюз комитетына зур рәхмәт.
-
“Авылымның йөзек кашы—сәхтиян читекләре” 15.10.2016

Шушы көннәрдә генә авылымның тулы тарихын үз эченә алган, авылдашларымның хатирәләрен яңарткан , күңелләрен кузгаткан тарихи вакыйгаларны .мәгълүматларны чыганакларга таянып раслап күрсәткән “Авылымның йөзек кашы—сәхтиян читекләре” дигән китап дөнья күрде.Китапны тәкъдир итү кичәсе күренекле авылдашларыбыз катнашында Кылачыда үтте. Китапның авторы—туган авылымның сулышын тоеп яшәүче игелекле авылдашыбыз— педагогика фәннәре кандидаты,Татарстанның атказанган укытучысы,РФнең мәгариф отличнигы ,Арча районы ветераннар советы җитәкчесе Наил Газиз улы Габдрахманов. Китапның “Метрикә дәфтәрләре ни сөйли” ,“Кылачы читекчеләре”,”Авыл турында истәлекләр “, “Шәҗәрәләр” дигән бүлекләрен укып , авыл һәм аның кешеләре турында бик күп мәгълүмат алырга мөмкин.
Әйе,туган авылымның зиннәтле сәхтиян читекләре белән генә түгел,затлы шәхесләре белән дә горурланырлыгы бар: күренекле авылдашыбыз,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,”Бәхетле” кибетләр челтәре генераль директоры Мөслимә апа Латыйповага да рәхмәтебез чиксез. Авылны нурлап торган мәчет, зиратны әйләндереп алган яңа койма һәм башка исәпсез күп яхшылыклары авылыбыз тормышын куанычлырак, бәрәкәтлерәк итә.
Авылымда тормыш дәвам итә: беренче сыйныфта укучы Гөлинә сукмак буйлап мәктәпкә ашыга, уңган егетләр Илфар,Илназ туган йортка килен төшерә, Әминә әби чордашлары белән бергәләп мәчеткә таба атлый...
. Авыллар язмышы,милли гореф-гадәтләр турында илкүләм югарылыкта сүз барган мәлдә, челтер чишмәле, зиннәтле читекле, матур җырлы, булдыклы шәхесләре белән билгеле Кылачыбыз турындагы китап—тиңсез хәзинә, сагынучыларга дәва , сабыйларга бәһасез олы бәхет. Авылыбыз тарихын киләчәк буыннарга тапшыручы зур хәзинә—китапның дөнья күрүендә хезмәтләре, көчләре кергән игелекле авылдашларыбызга сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
III Всероссийский Экоурок “Хранители воды” 14.10.2016

Вот уже тертий раз в нашей школе прошел Всероссийский Экоурок “Хранители воды” . Его провел учитель биологии Шакиров Р.Н. У нового урока — новая цель: познакомить детей с темой переработки отходов и рассказать о том, как, перерабатывая отходы, мы экономим воду и сохраняем ее чистой!
Что узнали и чему научились школьники:
Благодаря интерактивной презентации узнали о пользе раздельного сбора и переработки отходов и о их связи с сохранением чистой воды. На ярких примерах было рассказано о современных экологических проблемах, связанных с загрязнением воды мусором, и методах вторичной переработки отходов.
С помощью увлекательной настольной игры «Секреты переработки» закрепили знания и приблизили их к повседневной жизни.
Урок получился интересным и полезным.
-
Республика семинарында катнашты 12.10.2016

12 октябрь көнне Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә татар теле укытучыларының республика семинары булып узды. Ул “Болганчык еллар җырчысы “ темасы астында үткәрелгән күренекле татар классик язучысы Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсе иде. Чыгыш ясаучылар күрше Әтнә районыннан, Казан каласыннан, Арча районыннан килгәннәр иде. Бик җанлы, мавыктыргыч чарада М. Галәү иҗатының күпкырлы яклары яктыртылды. Катлаулы язмышка ия булган якташыбыз турында моңарчы билгеле булмаган фактлар ачылды. Дәрәҗәле семинар эшендә мәктәбезнең тарих укытучысы Фәнил Хәлил улы Кашшапов та катнашты. Ул “Мәгьрифәтле якның “Язмыш җырчысы” дигән темага чыгыш ясады.
-
Семинар -киңэшмә узды 11.10.2016

10 нчы октябрь көнне Казанбаш төп мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты буенча федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру кысаларында укучыларның эшчәнлеген оештыру” дип аталган район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар - киңәшмәсе узды. Бу семинарда бүгенге көндәге актуаль мәсьәләләр каралды.Семинар киңәшмәдә язучылардан Наилә Ахунова, Мәдинә Маликова, Борис Вайнер катнашты. Семинар кунаклары Р.Ф.Рамазанова, Л.М.Габдрахманова, Ф.Ш.Исхакованың ачык дәресләрен карадылар.Очрашу бик эшлекле шартларда үтте һәм кунаклар тарафыннан югары бәяләнде. Бу семинарда безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина З.Я. 5нче сыйныфта ачык дәресне карап,очрашуда булып кайтты.
-
"Здоровая пробежка" 08.10.2016

Мобильная бригада МБОУ «Нижнеатынская ООШ», в рамках реализации плана работы по развитию республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные Дети» участвовали в антиалкогольной акции «Здоровая пробежка». , провели пробежку с призывами, лозунгами, «речевками» про ЗОЖ. На старте и финише маршрута пробежки дети предлагали болельщикам и прохожим принять участие в конкурсе на самые информативные «речевки», поговорки и стихотворения о вреде употребления алкоголя и пользе трезвости и выдавали листовки о движении «Самостоятельные дети»,об опасности для здоровья употребления пива, алкоголя, энергетических напитков, а также об административной ответственности несовершеннолетних, связанной с употреблением алкогольных напитков.
















