Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Өлкәннәр ункөнлеге
07.10.2016
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Түбән Аты мәктәбе интернатындагы укучылар, дәресләрдән соң, укытучы Хәмидуллина З.Я. җитәкчелегендә Тәбән Атыда яшәүче авылдашыбыз Зәйнәп апа Хәйруллинаның хәлен белергә,өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә бардылар. Зәйнәп апа апрель аенда 75 яшен тутырган икән: эш урыныннан аңа диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар Зәйнәп апа балаларга үзенең 36 ел буе ветеринар белгечлеге буенча эшләве турында сөйләде. 6нчы сыйныф укучысы Шаһиәхмәтов Диас Зәйнәп апага чәчәк бәйләме бүләк итте, 7нче сыйныф укучысы Кәримова Гөлия күчтәнәч пакетын тапшырды.Зәйнәп апаның күзләре яшьләнде: килгән өчен балалага рәхмәтен белдерде,ләкин фотога төшүдән баш тартты.
-
Открытый урок по ОБЖ 06.10.2016

-
5 нче октябрь- Укытучылар көне. 05.10.2016

5 нче октябрь- дөньядагы иң мактаулы,шул ук вакытта авыр да, җаваплы да булган һөнәр ияләре- Укытучылар көне.Шул уңайдан мәктәбебездә Укытучыларга багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү буенча”Шигырь укып сәхнә тотканнарның күңелендә булмый каралык” дип аталган ярыш оештырылды.Әлеге конкурста 20дән артык укучы катнашты. Балаларның чыгышларын мәртәбәле жюри- Түбән Аты Мәдәният йорты директоры Мөхәмәтгалиева Илсия Касыйм кызы, сәнгать җитәкчесе Мөхәмәдиева Нурания Рәүф кызы һәм авыл китапханәчесе Җәләева Раушания Мәхмүт кызы бәяләделәр.Барлык укытучыларга бәйрәм котлавын мәктәп директоры Габдрахманов Илнур Наил улы җиткерде:”Бердәм булып, барыбыз да эшчәнлегебезне бер максатка юнәлтеп эшләсәк кенә ,зур уңышларга ирешеп була. Изге эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, иң мөһиме- акыллы һәм тырыш балалар телим”,-диде ул.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Шунда ук “Минем яраткан укытучым, “Көз бизәкләре” рәсем конкурсларында җиңү яулаган эшләр дә урнаштырылды.
Укучыларның чыгышлары берничә критерий буенча бәяләнде. Алар-текст сайлау, сәнгатьле сөйләү, сәхнә киеме һәм башкару осталыгы. Башлангыч сыйныф укучылары һәм өлкән сыйныф укучылары арасыннан-3әр призлы урын билгеләнергә тиеш иде. Бу чарада җиңелүче була да алмый, укучыларның барысы да тырышканнар.Шулай да һәр ярышта иң-иңнәр булмый калмый.
Менә таләпчән жюри тарафыннан җиңүчеләрнең исемнәре яңгырый. Башлангыч сыйныф укучылары арасыннан Йосыпова Дилә, Гайфуллин Наил,Кәримов Фәнис, өлкән сыйныф укучылары Мәликова Гүзәл, Хуҗиев Рүзәл, Ихсанов Илмир чыгышлары иң уңышлы дип табылды. Аларга Мактау грамоталары, Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды
-
1 нче октябрь – "Агач утырту көне" 01.10.2016

1 нче октябрь – "Агач утырту көн"е буларак билгеләнгән. Димәк, бу көнне без агачлар утыртырга, аларны карарга, сакларга тиешбез. Шундый девиз астында без - 9 нчы сыйныф укучылары да бу акциягә кушылырга булдык. Без дә интернат ишегалдына матур-матур агачалар утырттык. Утыртып кына тугел, аларны карарга да кирәк бит әле! Шуңа күрә көн саен без аларга су сибәрбез, аларны үстерербез. Ә инде алар матур булып үскәч :”Эх, ә бит бу агачларны мәктәптә укыганда без утырткан идек”,- дип искә алырбыз, аларга сокланырбыз. Димәк,барлык кешеләр дә бу акциядән читтә калмасыннар иде, чөнки агачлар безнең сулар һавабызны да чистарталар, дип әйтер идем мин.
Маликова Гүзәл, 9нчы сыйныф укучысы -
Профсоюзный урок 28.09.2016

24 сентября в РТ отмечается День Профсоюзов РТ. С целью сформирования у старшеклассников понятия о месте и роли профсоюза в российской политической системе для учащихся 8-9 классов 28 сентября был проведен «Профсоюзный урок». На урок был приглашен Хамидуллин Данис Махмутович, много лет проработавший председателем профсоза в данной организации.
Сначала со вступительным словом выступил председатель первичной профсоюзной организации Шакиров Р.Н., который познакомил учащихся с историей этой даты. После его выступления слово взял Хамидуллин Д.М. Он рассказал учащимся, о том, что такое профсоюз, о целях и задачах деятельности профсоюзов. Выступающий остановился на том, на каких законах и правовых документах основывается деятельность профсоюзного комитета. Выступление сопровождалось показом презентации.
Этот урок стал полезным для учащихся.
-
Форум молодых педагогов 24.09.2016

23 сентября учитель нашей школы Сафин Л.Я участвовал в форуме молодых педагогов. Форум проходил в АСОШ №2. В программе форума были следующие мероприятия:
1.Квест-игра,цель организация сплоченной команды.
2.Команды выполнили проектную работу на тему: «Как я вижу профсоюз через 10 лет»
3.Прослушали лекцию учителя ветерана Хамидуллиной Р.Ш.
4.Перед молодыми педагогами выступил председатель СПО работников образования Арского муниципального района Харисов В.В.
Данное форум был полезным не только для молодых педагогов, но и для учителей со стажем.
-
Посвящение в юнармейцы 18.09.2016

16 сентября в районном парке Победы состоялась торжественное мероприятие ,посвященное к принятию юношей образовательных учреждений в Юнармию. Первым делом они приняли клятву.В мероприятии присутствовал начальник МУ "Управление образования" Давлетбаев З.М. и управляющий военного комиссариата Бурганов А.А.Вниманию юнармейцев были предложены показательные выступления по рукопашному бою учащихся кадетского класса. Юнармейцы возложили цветы мемориалу в честь погибших земляков в годы Великой Отечественной войны.
-
Бердәм мәдәни дәрес-2016 16.09.2016

Бүген Түбән Аты төп гомуми белем мәктәнбендә һәм филиалларда башлангыч класс укучылары белән Бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Укучылар культуралы ял итү төрләре белән, Казан һәм Арча шәһәрләре музейлары белән таныштылар. Барлык укучыга да мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Аларны тоту кагыйдәләре белән таныштырылды, конкурста катнашырга чакырылды.
-
"Без бит - Арча яклары"
15.09.2016
Арчада «Без бит Арча яклары» дип исемләнгән өч томлык җыентыкны тәкъдим итү кичәсе үтте.Кичәгә килгән якташ әдипләребез эчтәлекле чыгыш ясадылар: әлеге өч томлык җыентыкның балалар өчен дә,укытучылар өчен дә тиңсез файдалы кулланма икәненә басым ясадылар. Кичәдә Г.Ахунов премиясе лауреатлары чыгышын да карарга мөмкин иде.Күңелле дә,файдалы да чараны безнең мәктәптән дә ике укытучы күреп кайтты.
-
«Осенняя неделя добра—эстафета добрых дел» - «Здоровый Татарстан» - "Книжкина больница" 14.09.2016

Сегодня ученики 5-6 классов помогли отремонтировать книги.
















