Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Мы с вами!" 07.10.2022

В рамках патриотической акции "Мы с вами!" в поддержку мобилизованных граждан Арского муниципального района обучающиеся нашей школы нарисовали рисунки для солдат со словами поддержки.
-
Укытучыларыбызны котлыйбыз! 05.10.2022

Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. Иң актив укучыларыбыз видеокотлау әзерләгәннәр: I, III сыныф укучылары әзерләгән үзенчәлекле тәбрикләү сүзләрен озын тәнәфестә мәктәпнең залында тыңларга да мөмкин булды.
Укытучылар турындагы иншалар бәйгесенең район турында 3 укучыбыз (Хәлиуллина,Маликов,Йосыфова) катнашып призлы урыннар
яуладылар.Бәйрәм көнне укытучыбыз Данис абый иншалардан матур өзекләрне укып та күрсәтте.
Бәйрәм концерты да остазларыбыз күңеленә хуш килде: матур җырлар, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе күңелле үтте. VIII сыйныф укучылары мөгаллимнәребезгә изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
-
Өлкәннәр көне белән. 01.10.2022

Хөрмәтле ветеран хезмәткәрләребезне һәм ветеран укытучыларыбызны өлкәннәр көне белән котладык.
-
1 октябрь – Өлкәннәр көне 01.10.2022

Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү, гаиләдә әбиләр, бабайлар тәрбиясенең әһәмиятен ачу, олыларга ярдәм итү -шатлык икәненә инандыру максатыннан башлангыч класс укучылары белән “Өлкәннәргә ихтирамлы булыйк!” дигән темага әңгәмә уздырдык. Укучылар үз куллары белән гаиләдәге өлкән кешеләребез өчен бүләкләр ясадылар.
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2022

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан укучылар авылыбызның Өлкән кешелэре Хәлимә апа, Илсур абый, Наҗия апа, Ләмига апаларны бәйрәм белән котладылар. Аларга 5, 6,7 нче класс укучылары үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырдылар. Барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
"Минем елларым - минем байлыгым" 01.10.2022

Өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан "Минем елларым - минем байлыгым" исеме астында китап, рәсемнәр күргәзмәсе ясадык
-
Дәресләр беткәч.
30.09.2022
Дәресләр тәмамланганнан соң,мәктәптә түгәрәкләр үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Быелгы уку елында мәктәбебездә “Баскетбол”(җитәкчесе Закирова А.Р.) һәм “Күңелле сәхнә” (җитәкчесе Хәмидуллина З.Я.)түгәрәкләре эшли.
“Баскетбол”түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр сишәмбе , “Күңелле сәхнә”гә йөрүчеләр җомга көнне җыелалар.
I-IX сыйныфтагы спорт яратучылар баскетбол уенының нечкәлекләренә өйрәнә башладылар инде. Театр түгәрәгенә Vсыйныф укучылары йөрергә теләк белдерделәр. Узган уку елында алар Р.Мөхәммәтшаның “Өрә белмәгән көчек” әсәрен сәхнәләштерделәр инде.
Түгәрәкләр эшенең расписаниесе белән мәктәп сайтында да танышырга мөмкин. Расписание нигезендә үткәрелгән шөгыль-занятиеләрне навигаторга урнаштыру эше бара.
-
«Разноцветные капли» 29.09.2022

Ученики нашей школы приняли активное участие в конкурсе рисунков «Разноцветные капли». Участники: Юсупова, Халиуллина, Шамсиева . За участие в конкурсе ученики получили грамоты и сертификаты «ЛитРес». Итоги конкурса будут проведены на официальном сайте конкурса 29 октября. Участникам желаем побед.
Безнең мәктәп укучылары «Төрле төстәге тамчылар» рәсем конкурсында актив катнаштылар. Катнашучылар: Йосыпова, Хәлиуллина, Шәмсиева . Конкурста катнашкан өчен укучылар грамоталар һәм «ЛитРес»сертификатлары алдылар. Бәйге нәтиҗәләре конкурсның рәсмисайтында 29 октябрьдә үткәреләчәк. Катнашучыларга җиңүләр телибез.
-
Өлкәннәр көне белән! 29.09.2022

VIII сыйныф укучылары өлкән авылдашыбыз Хуҗиева Радия апаны Өлкәннәр бәйрәме белән тәбрикләп кайттылар. Балалар Радия апага үз куллары белән ясалган котлау открыткасы тапшырдылар. Махсус бүләк итү өчен үстерелгән гөл дә Радия әбигә бик ошады.Бәйрәм күчтәнәчен дә бик сөенеп кабул итте ул.Бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче оныгы Рүзәл турында сөйләде, аның фотоларын күрсәтте. Укучыларга иң матур теләкләрен җиткерде: дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын!
-
Всероссийский субботник “Зеленая Россия” 24.09.2022

С 3 сентября по 1 октября проводиться Всероссийский субботник“Зеленая Россия”. В субботнике активное участие приняла и наша школа. Участвовало 38 учеников и более 10-ти педагогических работников школы. Была проделана работа по сборке мусора с окрестности,посадка деревьев.
3 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр"Яшел Россия" Бөтенроссия өмәсе үткәрелә. Өмәдә безнең мәктәп тә актив катнашты. Мәктәпнең 38 укучысы һәм 10нан артык педагогик хезмәткәре катнашты. Тирә-яктагы чүп-чарны җыю, агачлар утырту эшләре алып барылды.
















