Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Туган телем—иркә гөлем. 21.02.2022

21 нче февраль –Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм кичәсе узды.Әлеге кичәдә укучылар шигырьләр сөйләделәр, бүгенге бәйрәм көненең тарихы белән таныштылар.Туган тел—ул безгә әти-әниләребездән бирелгән бәһасез бүләк.Анда халкыбызның гасырлык зирәклеге һәм рухи мирасы саклана.”Татар халык мәкальләрен беләсеңме?”дип исемләнгән бәйгене катнашучылар бигрәк тә үз иттеләр. Бәйрәм уңаеннан төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар:күренекле шәхесләрнең телебез турындагы фикерләрен тыңладылар.
-
Парламентский урок-2022 "Я - Гражданин! Мои права и обязанности!" /Парламент дәресе-2022. Мин-Гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым". 17.02.2022

В этом году тема парламентского урока связана с правами и обязанностями граждан РФ и посвящена знаменательной дате – 30-летию Конституции Республики Татарстан.
6 ноября 1992 года наш парламент- Госсовет одним из первых среди субъектов страны практически единогласно проголосовал за новый Основной Закон республики. Конституция РФ Конституция РТ, безусловно, служат надежной гарантией гражданских прав и свобод в нашем обществе.
Сегодня «Парламентский урок» – это комплекс мероприятий, нацеленных на популяризацию среди школьников разных возрастов знаний о роли парламентаризма в развитии гражданского общества. И вот сегодня, в нашей школе был проведен урок по теме: «Я гражданин. Мои права и обязанности». В 9 классе этот урок провел учитель обществознания Ф.Х. Кашшапов.
Основной предмет разговора на парламентском уроке - это роль и значение Конституции в жизни каждого из нас и в целом нашего государства, а также конкретные статьи по Конституции РТ. Достойный уровень социальной значимости урока обеспечивается привлечением к проведению занятий депутатов всех уровней. Так в нашем уроке присутствовала муниципального уровня Р.Х. Батталова. Его выступление о конкретной работе местного органа самоуправления вызвал живой интерес у учащихся. Урок запомнился наглядным, предметным и был полезным для гражданского воспитания юных представителей нашего общества. Парламентский урок, проведенный формате «учитель-школьник-депутат» действительно востребована и имеет неплохие перспективы в будущем.
Парламент дәресе укучыларны актив гражданлык позицияле итеп тәрбияләүдә этәргеч бирә.
-
"Шаги к психологическому благополучию" 17.02.2022

В рамках недели психологии "Шаги к психологическому благополучию" в 5 классе прошел занятие "Душой и сердцем чистым будь"
-
Волонтерлар эше 16.02.2022

6 нчы сыйныф укучылары технология дәресендә янгын сусаклагычы янын кардан чистартты.
-
Әдәби бәйгедә. 16.02.2022

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып. (Муса Җәлил)
Ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь,илебез азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче,үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман... Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан төрле чараларда теләп катнашабыз.”Тормышым да яңгырый җыр булып” дип исемләнгән онлайн-әдәби бәйгедә укучыларыбыз актив катнашты.IVсыйныф укучысы Шәмсетдинова З., VII сыйныф укучысы Шәмсетдинов И. үзләре яраткан шигырьне сәнгатьле сөйләп 2 нче урынны яуладылар һәм дипломга лаек булдылар. Аларны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
“Жизнь моя песней звенела...”
Ученица IV класса Шамсетдинова З., ученик VII класса Шамсетдинов И. участвовали в онлайн-конкурсе чтецов,в честь 116-летия татарского поэта Мусы Джалиля “Жизнь моя песней звенела...”.Они были награждены дипломами 2 степени.Поздравляем!
-
"Батырлык дәресе " 15.02.2022

Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә,патриотик айлык кысаларында, 7 нче класс укучылары (класс җитәкчесе Хәмидуллина З.Я.) катнашында «Батырлык дәресе “ үтте. Дәреснең максаты:укучыларны тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру, үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту, камиллеккә омтылыш тудыру.
Дәреснең эпиграфы итеп,анылган язучылар Ф Яруллин,М.Җәлил һәм М.Пришвин сүзләре алынды. Укучылар белән халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы
турында әңгәмә үткәрелде. Тыныч тормышта да батырлыклар эшләүче балалар бар. Андыйларны “Кайнар йөрәк” дип аталган социаль-мәдәни башлангычлар Фонды үз канаты астына алды. Әлеге Фондның максаты изге: батырлык кылган яшьләргә хөрмәт тәрбияләү. Җитәкчесе-Светлана Медведева. Бүгенге көн батырлары арасында суга батучыларны коткару, кешеләрне янгыннан алып чыгу белән бәйле батырларлыклар кылучылар күп. Татарстаныбыз геройлары белән без аеруча нык горурланырга тиешбез. Әлбәттә, иң беренче чиратта мондый хәтәр хәлләрне булдырмый калу кирәк. Дәрестә батырлык турында мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде, шигырьләр укылды, балалар игътибарына видеофильм күрсәтелде.
Соңыннан укучылар белән түбәндәге нәтиҗә ясалды: батырлык эшләргә җай көтеп утырырга ярамый. Дөрес итеп яшәргә һәм чын кешегә хас гамәлләр кылырга кирәк: авыруларга ярдәм
итәргә, кечкенәләргә игътибарлы булырга. Үзебез турында гына түгел, башкалар хакында да уйлыйк!
Урок мужества.
В рамках патриотического месячника в7 классе (кл.руков.Хамидуллина З.Я.)провели урок мужества.Эпиграфом этого урока стали слова знаменитых писателей М.Джалиля,Ф.Яруллина,М.Пришвина. Ученики вспомнили пословицы о храбрости,рассказали стихи М.Джалиля,Ф.Яруллина.
-
Кызыл ромашка чуклары 15.02.2022

Бүген , 2 нче класс укучылары катнашында, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Кызыл ромашка чуклары” исемендә сыйныф сәгатеүткәрелде. Аның максаты: укучыларда герой–шагыйрь М.Җәлил, Бөек Ватан сугышы турында булган белемнәрен барлау, шагыйрь иҗатына хөрмәт, мәхәббәт хисе тәрбияләү. Укучылар белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты, Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә үткәрелде, балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Муса Җәлил – безнең күңелләрдә 15.02.2022

Татарстанда М.Җәлилнең 116 еллыгын билгеләп үтәләр. Ул бала чагында ук шигырьләр яза башлаган. 1942 нче елда Бөек Ватан сугышына киткән. Сугышта тоткынлыкка эләккән. 1944 нче елның февралендә М.Җәлилне һәм аның ун иптәшен үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Сугыш чорында күпме авырлыклар күрүенә карамастан, М.Җәлил күңел төшенкелегенә
бирелмәгән , үз Ватанының герой улы булган, концлагерьда вакытта авыр шартларда мәңге үлмәс шигырьләр язуы белән танылган язучы. Җәлилнең тормышы җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре дә, исеме дә үлемсез. М.Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы исеме бирелде.
5 нче сыйныф укучылары Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышты. Аның иҗаты буенча КВН үткәрелде, сорауларга җавап бирелде.
-
15 нче февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән солдатларны искә алу көне. 14.02.2022

Моннан 33 ел элек нәкъ шушы көнне совет гаскәрләренең чикле куләмдәге контингенты Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрен туктата.Әфган сугышы,аның асылы белән укучыларны тирәнтенрәк таныштыру, әлеге илдә хәрби хезмәттә булган авылдаш егетләребезгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә “Әфганстан-безнең йөрәктә” дип аталган бердәм класс сәгате үткәрелде.Әлеге сугышка нинди генә бәя бирелмәсен,анда хезмәт итүчеләр ихтирамга һәм тирән хөрмәткә ия. Әфган сугышы илебез тарихына хәрби батырлык,ныклык һәм геройлык символы булып язылды.
15 февраля - День памяти солдат, выполнивших воинский долг за пределами Родины. 33 года назад именно в этот день ограниченный контингент советских войск прекратил боевые действия в Афганистане. В целях более глубокого ознакомления учащихся с афганской войной, ее содержанием, воспитания чувства уважения к односельчанам, проходившим военную службу в этой стране, в нашей школе был проведен единый классный час “Афганистан в наших сердцах”. Какую бы оценку ни получила эта война, ее участники пользуются глубоким уважением. Афганская война вписана в историю нашей страны как символ воинской доблести, стойкости и героизма.
-
8 февраль - Яшь герой-антифашистларны искә алу көне.. 08.02.2022

8 февраль - Яшь герой-антифашистларны искә алу көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән “ Кемнәр алар яшь геройлар” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында зур
батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында презентация карадылар, алар турындагы язмалар белән таныштылар.
Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын
күтәрергә туры килә. Канкойгыч сугышның нәни геройлары, өлкәннәр белән беррәттән, зур батырлыклар күрсәтә.
















