Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Акция "Сообщи, где торгуют смертью"
01.03.2021
В рамках общероссийской наркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью» с целью профилактики и правонарушений 1 марта с учениками 5ого класса был проведен классный час на тему «Наркотики путь в никуда». Цель: Дать учащимся информацию об отрицательном действии, негативных последствиях злоупотребления наркотическими и психотропными веществами.«Үлем белән кайда сәүдә итәләр» Бөтенроссия наркотикларга каршы акция кысаларында 1 нче март көнне 5 нче сыйныф укучылары белән «наркотиклар-билгесезлеккә юл»дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Максаты: укучыларга наркотик һәм психотроп матдәләрнең тискәре тәэсире, тискәре нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү.
-
«Аҗаган» / «Зарница»
27.02.2021
27 февраль көнне, гражданлык-патриотик айлык кысаларында, мәктәптә 5-9 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрелде. Ярышларда катнашу өчен 10 кешедән торган 2 команда формалаштырылды. Чара башында Хәкимҗанов Р.Р. барлык катнашучыларны сәламләде, аларны ярышларның кагыйдәләре белән таныштырды һәм һәр этапта судьяларны тәкъдим итте. Шуннан соң уенга старт бирелде һәм командалар сафка хәзерлек һәм җыр күрсәттеләр. Бер-бер артлы маршрут узуга, флаг эзләүгә китәләр. Сынаулар авыр булды, командалар җитезлектә, кыюлыкта, тизлектә һәм стандарт булмаган хәлләрдә хәл итү юлларын таба белүдә ярыштылар. Әмма, кыенлыкларга карамастан, барлык командалар да, рух иреген һәм характерның ныклыгын күрсәтеп, каршылыклар аша уздылар. «Аҗаган» уенын үткәрү мәктәптә традициягә әверелде һәм укучыларыбызның үз Ватанының чын патриотлары булачагына дәлил булып тора.27 февраля в рамках гражданско-патриотического месячника в школе прошла военно-спортивная игра «Зарница» для 5-9 классов с целью воспитания у молодого поколения духа патриотизма. Для участия в соревнованиях были сформированы 2 команда по 10 человек. В начале мероприятия Хакимзянов Р.Р. поприветствовал всех участников игры, ознакомил их с правилами соревнований и представил судей на каждом этапе. После этого был дан старт игре, и команды показали строевую подготовку и песню. Друг за другом уходили на прохождение маршрута, в поиски флага. Испытания были тяжелыми, соревновались команды в ловкости, смелости, быстроте и умении находить решения в нестандартных ситуациях. Но, несмотря на трудности, все команды прошли через препятствия, показав волю духа и стойкость характера. Проведение игры «Зарница» стало ежегодной традицией в школе и залогом того, что наши обучающиеся будут настоящими патриотами своей Родины.
-
Без бит - Арча яклары.
27.02.2021
“Көмеш кыңгырау” газетасының 20 нче февраль санында 8 нче сыйныф укучысы Гайфуллин Наилнең язмасы урнаштырылган.” Без бит - Арча яклары” дип исемләнгән язмада Арча шәһәре,андагы истәлекле урыннар турында укырга мөмкин. Газета-журналларның һәр яңа санын көтеп алабыз. -
Мин Татарстанны яратам.
26.02.2021
Арча муниципаль районы, муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Арча 2 нче урта гомуми белем мәктәбе» базасында " Мин Татарстанны яратам" шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. 4 нче сыйныф укучысы Хәлиуллина Ләйсән, 6 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинов Инсаф, 8нче сыйныф укучысы Кәримов Фәнис матур гына чыгыш ясап, III урынга лаек булдылар. Укучыларга алга таба да уңышлар телибез. -
«Туган тел» олимпиадасы
25.02.2021
«Гаилә һәм мәктәп» журналы укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә ярдәм итү өчен өстәмә шартлар тудыру, татар телен өйрәнү һәм белем дәрәҗәсен камилләштерү, татар мәдәниятенә һәм тарихына карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан, «Туган тел олимпиадасы» бәйгесе уздыра. Әлеге чара аша татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынган, аны өйрәнергә омтылган укучыларны ачыклау, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, татар теленә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү эшен дәвам итәбез.Мәктәбебезнең бер төркем укучылары әлеге бәйгенең 1 нче туры биремнәрен эшләп, үз белемнәрен сынап карарга уйладылар.
-
Я помню.../ Мин хәтерлим...
23.02.2021
Яу кырында ятып калган батырларның бөек исемнәре, халыкның бердәмлеге һәм туган ягына булган олы мәхәббәте, үз иле өчен гомерен дә кызганмаган батырлыгы һәйкәлләрдә уеп язылган.Безнең бабайлар, әтиләребез тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган. Бүген, 23 февраль -Ватанны саклаучылар көнендә, батырларны искә алып, мәктәбебез укытучылары һәйкәлләргә чәчәкләр салды. -
"О любви к родной природе на родном языке"
22.02.2021
1 класс укучысы Фаттахов Раяз "О любви к родной природе на родном языке" район шигырь конкурсында катнашып, 1 нче урын алды. -
Сау бул,Әлифба!
22.02.2021
Мәктәбебездә,кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме үткәрелде. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.1нче класс укучылары бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр, бик күп шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр. Укучыларны шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә аларга тагы да зур уңышлар теләп калабыз.
-
21 февраль — Халыкара туган тел көне
21.02.2021
21 февраль — Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шуңа күрә, телгә мәхәббәт ул- бер үк вакытта туган халкың, туган илеңә дә мәхәббәт дигән сүз.Родной язык бесценен для каждого из нас. На родном языке мы говорим наши первые фразы и яснее всего высказываем свои мысли. Это та основа, на которой все люди строят свою личность с мгновения своего первого вздоха, и он то, что ориентирует нас на протяжении всей жизни. Он является способом, с помощью которого можно научить уважать себя, свою историю, свою культуру, и главное, других людей со всеми их особенностями.
-
Туган телем – иркә гөлем
20.02.2021
Туган тел – иң татлы тел,Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма!
21 февраль – Туган тел көне уңаеннан мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары катнашында уен-кичә үткәрелде. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, туган телгә багышланган мәкальләр әйттеләр һәм табышмаклар чиштеләр.
21 февраля - Международный день Родного языка. В честь Дня родного языка в нашей школе было проведено внеклассное мероприятие. для учащихся начальных классов. Учащиеся читали стихи о родном языке, пели песни, вспомнили пословицы и отгадывали загадки, посвященные родному языку.
















